Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2019, 03:21

Сәнгать мәктәбе төзиячәкләр

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Кыйгы районына эш сәфәре белән барды. Анда балалар учреждениеләренә дә кереп, хәл белеп чыкты. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә. Төбәк җитәкчесе районда сәнгать мәктәбе төзиячәкбез дип белдерде. - Балалар саны һәм аларның бетмәс энергиясеннән балалар учреждениеләрендә тормыш кайный, әмма мәйданнар җитешми. Аларга сәнгать мәктәбе төзиячәкбез, - дип язган Радий Фәрит ул үзенең "ВКонтакте"дагы битендә. Агрегатор новостей 24СМИ

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Кыйгы районына эш сәфәре белән барды. Анда балалар учреждениеләренә дә кереп, хәл белеп чыкты. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә. Төбәк җитәкчесе районда сәнгать мәктәбе төзиячәкбез дип белдерде.
- Балалар саны һәм аларның бетмәс энергиясеннән балалар учреждениеләрендә тормыш кайный, әмма мәйданнар җитешми. Аларга сәнгать мәктәбе төзиячәкбез, - дип язган Радий Фәрит ул үзенең "ВКонтакте"дагы битендә.
Р.Хәбиров Түбән Кыйгы авылындагы 1959 елда төзелгән, авария хәлендәге мәдәният йортын да карады. Авылда 1415 кеше яши һәм алар күптән яңа мәдәният йорты сорый.
Район хакимияте башлыгы белдерүенчә, яңа клуб төзү буенча проект-смета документациясе әзер. Төзелеш 41 миллион сумга төшәчәк. Яңа клуб үз ишекләрен быел ноябрьдә ачар дип көтелә.
Читайте нас: