Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2019, 16:04

Бухгалтер, икътисадчылар өчен “авыл стажы” булырмы?

Без – яшь кенә егет-кызлар – институт, техникум тәмамлап, авыллардагы колхоз-совхозларга бухгалтер, экономист булып эшкә урнаштык. Күбебезне юллама белән җибәрделәр...

“Без – яшь кенә егет-кызлар – институт, техникум тәмамлап, авыллардагы колхоз-совхозларга бухгалтер, экономист булып эшкә урнаштык. Күбебезне юллама белән җибәрделәр. Һөнәребезгә тугры булып, тырышып эшләдек. Ул елларда колхоз-совхозларда кеше күп иде. Аларга хезмәт хакы исәпләүләр, шуларга өстәп ничә төрле отчет, еллык отчет, сводкалар, планнар... Җәйге вакытта малга азык әзерләгәндә өмәләргә чыга идек. Безнең җилкәгә чөгендер утау, яланнан кайткан игенне сортларга аеру, малларны үлчәү, санау эшләре дә туры килде. Эшләгән эшләр санап беткесез.

1 гыйнвардан авыл җирендә 30 ел эшләгән һәм авылда яшәгән кешеләрнең страховка пенсияләре 25 процентка артты дип яздылар. Безнең бухгалтер, экономист һөнәрләре әлеге исемлектә юк. Безгә дә булырга тиеш дип уйлыйбыз. Без бит 38-40 ел эшләгән кешеләр. Хәзер инде тазалык какшады, күзләр дә начар күрә башлады. Шушы үткән гомерләрне сагынып сөйләргә генә калыр микән ни?”

Сания Исаева.
Ярмәкәй районы.


Чынлап та, авыл хуҗалыкларында эшләгәннәрнең страховка пенсиясенә билгеләнгән түләү 25 процентка артты. Әмма моның үз нечкәлекләре бар. Бу уңайдан без Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлегеннән аңлатма алдык. Анда түбәндәгеләр бәян ителгән: “Авыл стаж өчен өстәмә түләү 3 шарт үтәлгәндә бирелә: пенсионерның яки пенсиягә чыгучының авыл хуҗалыгында эшләгән стажы 30 елдан аз булмаска тиеш, пенсионер авылда яшәргә һәм эшләмәскә тиеш. Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәлә.

Арттырылган түләүләргә хокук бирүче стажны исәпләгәндә колхоз, совхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм оешмаларында малчылык, үсемлекчелек һәм балыкчылыкта эшләгән чорлар алына. Авылда яшәүчеләрнең страховка пенсиясенә билгеләнгән түләү күләмен арттыруны билгеләүче эшләр, һөнәрләр, вазифалар, белгечлекләр исемлеге белән Ил Хөкүмәтенең сайтында http://static.government.ru/media/files/YHfXi6WCOOHhgeXLhrl6ektvJQTDaTGW.pdf

яки Пенсия фонды идарәләрендә танышырга мөмкин”.


Бу исемлек бик озын, анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхоз-совхоз, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренең 500дән артык һөнәр, вазифа һәм белгечлекләре күрсәтелгән. Ул Русия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән.

Әйткәндәй, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Русия, РСФСРда колхоз, совхоз, машина-трактор җыю комплексы, крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да, нинди вазифа биләвенә карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән булып санала. Ә менә 1992 елдан соң бары терлекчелек, үсемлекчелек һәм балыкчылык өлкәсендә эшләүчеләрнең генә стажы исәпкә алына. Әмма, хат авторы язуынча, бухгалтер, икътисадчы, шулай ук кадлар буенча исәп алып баручы һөнәрләре 1992 елдан бу Исемлеккә кертелмәгән. Ягъни 1992 елга кадәр совхоз бухгалтеры булып эшләгән чор авыл стажына керә, аннан соңгылары – юк. Күрәсең, Хөкүмәттә “алар ялан-кырда яки маллар белән турыдан-туры эшләми” дип исәпләгәннәр һәм Исемлеккә кертүне кирәк тапмаганнар. Бу хәл авыл хуҗалыгында эшләгән һәм эшләп йөрүче әлеге һөнәр ияләрендә зур ризасызлык тудырды. Бу уңайдан Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Сергей Леонов, бухгалтер һәм экономист һөнәрләрен әлеге Исемлеккә кертүләрен сорап, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итмәкче. “Авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләрне ниндидер төркемнәргә бүлү гадел түгел, алар барысы да авыр хезмәт башкарган. Миңа авыл хуҗалыгында эшләүче элекке бухгалтер һәм икътисадчылар яза. Аларны да кырдагы эшләргә, печән әзерләүгә җәлеп иткәннәр. Предприятие аягында ныклы торсын өчен алар зур өлеш керткән”, – ди сенатор. “Моннан тыш, законда “колхоз әгъзасы” дигән пункт бар. Әмма СССРда колхозлар гына түгел, совхозлар һәм хуҗалык итүнең башка төрләре дә булган”, – дип белдерә Сергей Леонов. Шуңа күрә, бәлки, киләчәктә бухгалтер белән икътисадчылар да әлеге Исемлеккә кертелер дигән кечкенә генә булса да ышаныч бар.


P.S. Авыл стажы өчен акча өстәлү – ул бар пенсиянең түгел, ә страховка өлешенә билгеләнгән түләүнең артуы. Күпчелек пенсионерларның фиксацияләнгән түләүләренең күләме 2019 елда 5 334 сум 19 тиенгә тигез. Димәк, өстәмә акчаның күләме 1 333 сум 55 тиен тәшкил итә. Бу картлык буенча пенсия алучыларның, I, II төркем инвалидларның пенсияләре шул кадәргә арткан дигән сүз. Ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга аена 667 сум өстәлгән.

Әлеге көнгә Башкортстанда авылда яшәүче һәм эшләмәүче 54,5 меңнән күбрәк пенсионерның “авыл стажы” өчен акчасы арткан.


Читайте нас: