Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 апрель 2019, 13:20

Машинаңны газонга куйма! Штраф түләттерәләр

Кичә Башкортстан Дәүләт җыелышы-корылтае депутатлары пленар утырышта Административ хокук бузулар кодексына газоннарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында автомобильләрне парковкалаган өчен штрафлар булдыруга кагылышлы төзәтмәләр кертте.

Кичә Башкортстан Дәүләт җыелышы-корылтае депутатлары пленар утырышта Административ хокук бузулар кодексына газоннарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында автомобильләрне парковкалаган өчен штрафлар булдыруга кагылышлы төзәтмәләр кертте. Законны хуплап 92 депутат тавыш бирде, 8е каршы булды. Закон проекты, беренче укуда 28 мартта кабул ителеп, эшләп бетерер өчен тиешле инстанциягә җибәрелгән иде. 4 апрельдә профильле парламент комитетта кайсыбер депутатлар тәкъдим иткән 8 төзәтмә каралды. Ул сораулар буенча фикер алышынгач, төзәтмәләр кире кагылды. Законның соңгы редакциясендә яшелләндерелгән территория формулировкасы гына үзгәрде.
“Мораль яктан “дөрес булмаган” кешеләрнең газоннарны сөрүе, балалар мәйданчыкларына машиналарын куюлары сезгә ошыймы? Туктатыгыз бу хәлләрне”, - дигән иде Радий Хәбиров бу проблемага карата. Шулай итеп, газонда машина парковкалаган өчен:
- физик шәхесләр өчен - 1-2 мең сум;
- вазифадагы шәхесләр өчен – 5-10 мең сум;
- юридик шәхесләр өчен 20-30 мең сум штраф каралган.
КАБАТ закон бозган очракта бу сумма шактый артачак. Гражданнар өчен ул - 3-4, вазифалар биләүчеләр өчен – 15-20, юридик шәхесләр өчен ул 35-50 мең сум тәшкил итәчәк.
Әйткәндәй, кагыйдәләрне бозган водительләрдән җыелган штрафлар өстәмә парковка урыннары төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: