Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2019, 12:58

Мәчетләре бар, клублары да булыр әле

Борай районы Яңа Тазлар авылында “Өмет” гәзитенең чираттагы “Моңнар кайтсын авылга” акциясе шаулап-гөрләп үтте

Борай районы Яңа Тазлар авылында “Өмет” гәзитенең чираттагы “Моңнар кайтсын авылга” акциясе шаулап-гөрләп үтте

Үткән атнаның җомгасы борайлылар өчен истә калырлык, әһәмиятле көн булды. Район күләмендә Башкортстан республикасы төзелүнең 100 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр һәм Яңа Тазларда безнең редакция вәкилләренең авыл кешеләре белән бик мәгънәле, эчтәлекле күрешү-очрашуы булды.

Усмановлар белән истәлеккә.

Кунакка буш кул белән йөрмиләр, очрашуга җырлы-моңлы күчтәнәчебез – Усмановлар гаиләсен һәм каләмдәшебез, “Йәншишмә” балалар һәм үсмерләр гәзитенең баш мөхәррире Юнысов Мирсәет Гомәр улын алып бардык. Без Борайга килеп кергәндә бәйрәм рухы таралган, үзгә бер җанлылык сизелә иде. Алдан сөйләшенгәнчә, иң элек районның яңа хакимият башлыгы белән танышып чыктык. Рөстәм Әхмәт улы Исхаковның бу вазифага тәгаенләнүенә әле күптән түгел генә “Өмет” гәзите белән Борай районын дистә елларга сузылган эшлекле дә, дусларча җылы да мөнәсәбәтләр бәйли.

Имам-хатыйплары Шамил Әхнәф улы Миңнеәхмәтов

Сүзебез, әлбәттә, үзара хезмәттәшлек итү, “Өмет”кә язылудан башланып китте һәм үзебез барачак Яңа Тазлар авылында клуб юклыгына да тукталдык. Хакимият башлыгының “чарасын табарга тырышачакбыз: бәлки, иске клубны төзекләндеребез, бәлки, яңасын салырбыз “ дигән ышаныч уяткан сүзләрен дә үзебез белән “ияртеп” Борай почтамты начальнигы Эльза Кави кызы Шәймиева белән бергәләп Яңа Тазга кузгалдык. Кузгалдык дисәм дә, җыр-моң яңгырап торган Мәдәният йортына кермичә, үтеп китә алмадык. Ә анда бик матур күргәзмә оештырганнар, бәйрәмгә килүчеләрне музыкантлар дәртле көйләр белән каршылый. Бер сүз белән әйткәндә, борайлылар бәйрәм оештыра белә инде, үткән көз районнар марафонында Уфада ясаган чыгышларын башкала халкы әле дә мактап искә ала.

Яңа Тазлар почта бүлекчәсе начальнигы Юлия Нурисламова.







Хат ташучы Зинира Туктамышева.


Хат ташучы Венера Вәлиева.


Хат ташучы Рәмилә Шәмсетдинова.


Ирина Нурисламова өчен бүләкне улына тапшырдык.


Авыл биләмәсе башлыгы Илүс Кәрим улы


“Өмет”кә иң беренче булып Шакирова Чулпан язылды.


Яңа Тазлар мәчетендә очрашудан соң.


60 ел тату гомер иткән, уңган-игелекле балалар үстергән Гыйләҗевларны да матур итеп котладылар.


“Өмет”не беренче көннәреннән үк алдырып укучы Фәүзия Аллаярова.


Борай почтамты начальнигы Эльза Кави кызы Шәймиева


Безнең очрашу башланырга да вакыт җитеп килә икән, Тазларга киттек. Авылга килеп керүгә иң беренче булып мәчеткә юнәлдек. Анда безне ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар каршы алды.”Өмет”не укучылар хәтерлидер әле, шушы авыл егетләре: абыйлы-энеле Гыйльфановлар авылларында мәчет салуны күтәреп чыккач, “Өмет” тә бу изге эшкә кушылып китте. Бәлки бераз арттырып җибәрү кебек яңгыраса да, без аны бергәләшеп салдык дип әйтим әле. Мәчет ишекләрен ачкач та авыл халкы белән очрашулар уздырдык. Һәм бу юлы да очрашуыбызны иң беренче булып Яңа Тазга иман нуры таратучы изге йорттан башладык. Мәчетләрне төзеп кую гына түгел, анда халыкның йөрүе кирәк! Яңа Таз халкын башкаларга үрнәк итеп куярга була. Имам-хатыйплары Шамил Әхнәф улы Миңнеәхмәтов та дин юлында авылдашларын бергә туплап изге эшләр башкара. Абый-апаларыбызның урам тутырып мәчеткә баруын күзәтү шулкадәр күңелгә якын, сокланып күзәтәм мин аларны, ди авыл советының эшләр белән идарә итүчесе Гыйльфанова Асия Рәшит кызы. Өлкәннәр һәр эштә дә актив икән: ветераннар советы рәисе Гыйльмияров Борис Ибраһим улы җитәкчелегендә республикабызның 100 еллык юбилеена бергәләшеп альбом әзерләгәннәр. Сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Скандинавча йөрү модасына да кушылып киткәннәр. Тик менә клублары гына юк, югыйсә җыр-биюгә дә маһирлар, элек районда үткәрелгән конкурс–смотрларда бик матур чыгышлар ясый идек, клуб безгә бик кирәк диләр.

Безнең очрашу мәктәптә дәвам итте. Авыл биләмәсе башлыгы Даутов Илүс Кәрим улы “бүген безгә күптәнге якын дусларыбыз килде” дип, җыр-моң белән үрелеп барган ихлас сөйләшүне башлап җибәрде. “Кызганычка каршы, туган телебезне укытсыннар, милли басмаларга язылсыннар өчен җиңнәребезне сызганырга туры килә башлады. Туган телләрдәге басмаларыбыз да, милли мәдәниятләребезнең үсеше дә безнең беренче республикабызның казанышлары бит, ирешелгән уңышларыбызны киләчәк өчен дә саклыйсы иде. Сездән соң килүче буыннар безнең гәзитләребезне укырмы? Менә шул сораулар уйландыра. Ә сезгә –афәрин, бүген без сезгә рәхмәт әйтергә дип килдек”, – диде “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Ногманов Рәдис Гыйльван улы һәм уңган хат ташучы кызларга бүләкләр тапшырды. Ә бирегә җыелучыларның барсы өчен дә бүләкнең иң зурысы, әлбәттә, Башкортстанның атказанган артисты, Ш.Бабич премиясе лауреаты Хәсән Усманов, аның тормыш иптәше, билгеле җырчы Зилә Усманованың чыгышлары булды. Якташларым аларны яратып кабул иттеләр. Усмановлар үзләре дә авыл апа-абыйларының күңеленә юл яра белә шул, алар җырлаганда йөрәкләр ашкынып типте, аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдап торды, күмәкләшеп биеп тә алдык әле.

Менә шушы форсаттан файдаланып, 60 ел тату гомер иткән, уңган-игелекле балалар үстергән Гыйләҗевларны да матур итеп котладылар.Авыл советы, почтамт исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әти-әнисен котларга Гыйләҗевларның улы белән килене дә килгән иде.

Гомере авыр хезмәттә үткән Тимерҗан абый, почта хезмәте ветераны Рәкыйга апа өчен шул бүләкләргә өстәп Хәсән-Зилә Усмановларның парлап башкарган җырлары да искә төшкән саен күңелләрен җылытып торыр әле.

Авыл биләмәсе башлыгы Илүс Кәрим улы әйтмешли, бик матур көн булды ул, Яңа Тазлар халкы өчен бергәләшеп шатланып утырдык. Авыл яши: 11 еллык мәктәпләре бар (безне якты йөз, сый-хөрмәтләр белән каршы алган мәктәп хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез), кибетләре эшли һәм авылга иман нуры сибеп мәчетләре балкып утыра. Кешеләре бердәм, 50шәр, 60шар ел матур гомер кичерүче, яшьрәкләргә үрнәк булырлык гаилә парлары бар. Хәләл көч белән тапкан акчаларына игелекле дөнья көтәләр. Мәчетле авыл кешеләре олыларга хөрмәт, ата-ананы, әби-бабайларны кадерләү бурычын да динебез кушканча җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Очрашу ахырында яныбызга килеп Гөлчирә белән Вил Галиевларның 105 яшькә җитеп дөнья куйган зүр әниләре Нәкыйбә әбине ничек матур итеп тәрбияләүләре турында сөйләде күршеләре. Менә шундый иманлы, итагатьле, эшсөяр кешеләре белән көчле инде ул безнең татар авыллары. Ләкин, 36 ел авыл советында эшләп хаклы ялга чыккан Зәһинә апа Карамова әйтмешли, адәм балаларына күңел ачарга, җырлап-биеп алырга да кирәк, клублар да шул тәрбия чарасы бит инде ул. Анысы да онытылмасын иде. Яңа Тазларда үткән очрашу турында тагын әллә күпме җылы сүзләр язып булыр иде дә, ләкин гәзит битенең дә чамасы бар шул. Мин шушы урында авыл халкы әйтеп кушып җибәргән үтенеч буенча мәкаләмне аларның бергәләшеп әйткән сүзләре белән тәмамлыйм – “клуб төзүне ашыктырырга кирәк!”

Гүзәл Гаянова.

Рөстәм ХӘнӘфин фотосурәтләре.


Читайте нас: