Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2019, 14:58

Инвалидларга – уңайлы мохит, диләр дә ул...

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров исеменә килүче мөрәҗәгатьләрнең саны кимегәне юк. Шуларның берсен тәкъдим итәбез.

“Телевизордан инвалидлар өчен уңайлы мохит турында инде ничә ел сөйлиләр. Әмма минем улымның коляскада урамга чыгып йөрү мөмкинлеге юк. Мөрәҗәгатьләргә инде 20 ел отпискалар гына алабыз”.


Нәбилә Мөхәммәтова, Уфа шәһәре.


“Торак бүлү һәм торак программалары идарәсе җитәкчесе Зилә Мөхәммәтова белдерүенчә, Сезнең улыгыз социаль ярдәм алучы гражданнар исемлегенә кертелгән. Ул исемлек Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына җибәрелгән. Ул сайлаган ярдәм төре – торак сатып алуга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү.
Республика исемлеге торакка мохтаҗ дип исәптә торучы гражданнар исемлеге нигезендә төзелә. Федераль бюджеттан акчалар бүленүгә карап, Сез торак сатып алуга бер тапкыр бирелүче акчалата түләүне ала аласыз. 2018 елда торак шартларын яхшыртуга ярдәм 1986 елда исәпкә басучыларга бирелде.
Пандуска килгәндә, Уфаның Ленин районы хакимияте мәгълүматы буенча, Сез яшәгән торакта пандус февраль аенда бинаның эчке ягында урнаштырылган.

Уфа хикимиятенең мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Марсель Байдәүләтов”.
Читайте нас: