Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2019, 15:16

Дәваханәгә кереп җитмәле түгел

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров исеменә килүче мөрәҗәгатьләрнең саны кимегәне юк. Шуларның берсен тәкъдим итәбез.

“Учалы авылында район поликлиникасында пандус шундый уңайсыз куелган – коляска белән йөрерлек түгел. Ә шәһәр поликлиникасында алгы ишек ачыла, ян ишекләр ачкычка бикләнгән. Баланы кулда күтәреп алып керәм”.
Нелли Булатова, Учалы шәһәре.



“Учалы участок дәваханәсе бинасы коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар өчен медперсоналны чакырту төймәсе белән җиһазландырылган. Пандус, чынлап та, гамәлдәге таләпләргә туры килми. Үзәк шәһәр дәваханәсенә пандусны СанПиН таләпләренә ярашлы урнаштырырга кушылды. Шәһәрнең балалар поликлиникасында медперсоналны чакырту төймәсе шулай ук төзек.
Үзәк шәһәр дәваханәсе җитәкчелегенә биналарга керү-чыгу мөмкинлеген контрольдә тотарга, хәрәкәт итүе чикле булган гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча медперсонал белән әңгәмә үткәрергә кушылды.

Учалы районы хакимияте башлыгы Фәрит Дәүләтгәрәев”.





Читайте нас: