Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2019, 15:15

Юлдагы разметкалар ни хәлдә?

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына юллардагы билгеләр мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Башкортстанның баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов юлларга сызылган билгеләрне юк дәрәҗәсендә дип исәпләргә мөмкин дип җаваплады. Тамгаларны ведомство термопластиктан эшләргә кирәк дип исәпли. Гостранс рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов бу уңайдан разметканы термопластиктан җитештерү буенча Уфа өч корылма сатып алды дип хәбәр итте. Һәм быел башкала юлларында нәкъ шундый билгеләр барлыкка киләчәк. Төбәкнең калган шәһәрләренә килгәндә, аларда әлегә гади разметка сызылачак.
Әйткәндәй, юл билгеләрен термопластик белән урнаштыру гадәтидән 4 тапкырга кыйммәткәрәк төшә.
Читайте нас: