Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2019, 22:14

Мәктәптә педагогның укучы кызга "бәйләнгәне" видеога эләгә

Кушнаренко районындагы 1 санлы мәктәптә җитди шау-шу чыккан. Видеокамера объективына өлкән яшьтәге укытучының укучы кыз белән интим очрашуы эләккән. Балигъ булмаган кызның әти-әнисе мәктәп директоры исеменә укытучыны эштән азат итү таләбе белән гариза язган. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысына карата Кушнаренко районы прокуратурасы үткәргән тикшерү эшләре нәтиҗәсендә 60 яшьлек педагогны эштән җибәргәннәр. БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, педагогның 10 сыйныфта укучы кызларга карата амораль мөнәсәбәттә булуы ачыкланган.

Кушнаренко районындагы 1 санлы мәктәптә җитди шау-шу чыккан. Видеокамера объективына өлкән яшьтәге укытучының укучы кыз белән интим очрашуы эләккән. Балигъ булмаган кызның әти-әнисе мәктәп директоры исеменә укытучыны эштән азат итү таләбе белән гариза язган.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысына карата Кушнаренко районы прокуратурасы үткәргән тикшерү эшләре нәтиҗәсендә 60 яшьлек педагогны эштән җибәргәннәр. БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, педагогның 10 сыйныфта укучы кызларга карата амораль мөнәсәбәттә булуы ачыкланган.
Видеоязмада укучы кызның педагогтан башка беркем дә булмаган класс кабинетына керүе күренә. Ир балигъ булмаган кыз янына чамадан тыш якын килә һәм аны биленнән сыйпый башлый. Ниндидер моментта кабинетка керергә теләгән башка бер укучы кыз укытучыны "куркыткандай" итә. Ә педагог үзен берни дә булмаган кебек хис итә, оялган кыз исә кабинеттан кабаланып чыгып китә.
Читайте нас: