Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2019, 13:45

Өч хатын утта янып үлгән

Кичә Стәрлебаш районының Иске Кәлкәш авылында бер йортта янгын чыга. Бер катлы агач йортны ут ялмап ала. Аны сүндерүдә 12 берәмлек техника һәм 26 кеше катнаша.

Кичә Стәрлебаш районының Иске Кәлкәш авылында бер йортта янгын чыга. Бер катлы агач йортны ут ялмап ала. Аны сүндерүдә 12 берәмлек техника һәм 26 кеше катнаша.
Кызганычка каршы, корбаннарсыз булмый. Янгынны сүндергәндә 41, 46 һәм 48 яшьләрдәге 3 хатынның үле гәүдәсе табыла.
Фаҗига урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов килгән. Әле янгынның сәбәпләре ачыклана, тикшерү-оператив төркеме, экспертлар эшли.
Читайте нас: