Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 март 2019, 02:08

Педальләрне бутаган һәм ... берьюлы 6 машинаны бәрдергән

Уфада водитель ханым үз автомобилендә 6 машинага барып менә. Вакыйга “Искра” кинотеатры янындагы парковкада була. Машинасы каза күргән водитель Илфат Гафаров шок хәлендә. Ул хәтта авариянең кайнар эзләре буенча видео да төшергән.

Видеоязма авторы сүзләре буенча автоледи... педальләрне бутаган.
“Аның “Мицубиси Паджеро” автомобиле “Ланд Крузер” янәшәсендә тора иде. Машина юлында минем “Лада Гранта” һәм “Рено Сандеро” булды. “Мицубиси” кузгалды һәм безнең өскә менде. Минем “Гранта” ишеген җимерде, “Рено Сандеро”га зыян китерде. Арытаба тик торган “Ниссан Альмера”га, “Рено Логан”га барып менде. Ә инде “Логан” үз чиратында “Мазда 6”га бәрелде. Вакыйгалар хронологиясе шундый”, - ди шок кичергән һәм машинасы җитди зыян күргән Илфат Гафаров.
Читайте нас: