Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2019, 13:55

Төркиягә - Русия паспорты белән

Төркиягә Русия паспорты белән барырга мөмкин булачак. Әлеге вакытта ике илнең властьлары бу мөмкинлек турында сүз алып бара.Төркиянең чит ил эшләре министры Мевлют Чавушоглу бу мәсьәләне детальләп өйрәнергә сүз биргән. 8 апрельдә Төркия делегациясе Мәскәү шәһәренә рәсми сәфәргә киләчәк: Русиядә кара-каршы мәдәният һәм туризм елын ачу тантанасында катнашачаклар.

Төркиягә Русия паспорты белән барырга мөмкин булачак. Әлеге вакытта ике илнең властьлары бу мөмкинлек турында сүз алып бара.
Төркиянең чит ил эшләре министры Мевлют Чавушоглу бу мәсьәләне детальләп өйрәнергә сүз биргән. 8 апрельдә Төркия делегациясе Мәскәү шәһәренә рәсми сәфәргә киләчәк: Русиядә кара-каршы мәдәният һәм туризм елын ачу тантанасында катнашачаклар.
Әлеге вакытта Русия гражданнары чит ил паспорты булса гына Русия паспорты белән Төркиягә керә ала, илдә 60 көннән артык тормаса виза таләп ителми. Төркиянең мәдәният һәм туризм министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 2018 елда Төркиягә 5 млн. 964 мең русияле барган. Бу 2017 елгы күрсәткечләрдән 15,1 процентка күбрәк. Русиялеләр башка ил белән чагыштырганда Төркиягә күбрәк баралар.
Әлеге вакытта русиялеләр эчке паспорт белән Әрмәнстанга (самолет белән барган очракта гына), Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстанга бара алалар. Шулай ук Абхазия белән Көньяк Осетиягә дә Русия паспорты белән керергә ярый. (Русия властьлары аларны үзаллы дәүләт дип таныды).
Читайте нас: