Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2019, 17:46

Радий Хәбиров Сибай халкына рәхмәт әйтте

“Бүген, планлаштырылганча, Учалы тау-баектыру комбинаты Сибай карьерында 469 метр чиге үтелүен һәм пыскып яткан чыганаклар су астында калуын хәбәр итте, – дип яза үзенең “Вконтакте” сәхифәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

“Бүген, планлаштырылганча, Учалы тау-баектыру комбинаты Сибай карьерында 469 метр чиге үтелүен һәм пыскып яткан чыганаклар су астында калуын хәбәр итте, – дип яза үзенең “Вконтакте” сәхифәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта аңлашыла: карьер эче, образлы итеп әйткәндә, су тутырылган домна миченә охшаган һәм суыну өчен аңа бераз вакыт кирәк. Инженерлар исәпләвенчә, парны без тагын 24 көн күзәтәчәкбез. Һавада зыянлы матдәләр соңгы көннәрдә кимеде һәм, барысы да план буенча барса, алдагы атналарда ул бөтенләй бетәргә тиеш.
Әле комбинат гадәти эшчәнлекне дәвам итү өчен суны суыртып чыгару буенча эшләрне проектлый башлады. Ләкин проблема тулысынча хәл ителгәнен аңласак кына эшчәнлекне дәвам итеп булачак.
Ничек кенә булмасын, без хәлне тулысынча контрольдә тотабыз һәм Сибайда һава чиста булачак. Сабыр һәм тыныч булганнары өчен Сибай халкына рәхмәт”.
Читайте нас: