Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2019, 16:08

Апрельдә юлларда зур йөк машиналары азаячак

Башкортстанда апрель аенда зур йөк машиналарына төбәк һәм муниципальара трассалар буйлап хәрәкәт итү тыела. Бу инде яз аенда юлларны саклау максатыннан эшләнә.

Башкортстанда апрель аенда зур йөк машиналарына төбәк һәм муниципальара трассалар буйлап хәрәкәт итү тыела. Бу инде яз аенда юлларны саклау максатыннан эшләнә.
Вакытлыча чикләү пассажир автобусларына, азык-төлек, мал-туар ташучы машиналарга, коткаручылар, юл хезмәте, авыл хуҗалыгы техникасына кагылмый.
Әйткәндәй, 1 июньнән 31 августка кадәр җәйнең нык эссе көннәрендә асфальт-бетон юллардан авыр йөк машиналарына хәрәкәт итүне тыю карала. Һава температурасы 32 градустан артып киткәндә бу машиналар 22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр генә хәрәкәт итә ала.
Читайте нас: