Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2019, 16:05

Үсмәгән җиргә утыртырга кирәкми

Башкортстанда шимбә өмәләре 6 һәм 27 апрельдә булачак. Икенче өмә “Яшел Башкортостан” исемле үсентеләр утырту акциясе белән бергә үткәреләчәк.

Башкортстанда шимбә өмәләре 6 һәм 27 апрельдә булачак. Икенче өмә “Яшел Башкортстан” исемле үсентеләр утырту акциясе белән бергә үткәреләчәк.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бу уңайдан агач утырту эш күрсәтүгә генә кайтып калмасын, аның нәтиҗәсе булсын дигән теләген җиткерде. Чөнки бәләкәй үсентеләр утырту тәҗрибәсе күрсәтүенчә, аларның 90 проценты үлә. “Мин мондый “ботаклар” утыртуны бөтенләй тыяр идем. Зурлары, әлбәттә, кыйммәт. Ләкин азрак, әмма яхшырак булуы әһәмиятле”, – диде ул.
Белгечләр агачларны тиешле технология буенча утырта. Акциядә катнашучыларны да эш алымнарына өйрәтергә кирәк дип исәпли Радий Фәрит улы. Аннары шушы җирлектә үсеп китәрлек агач һәм куакларны сайларга кирәк дигән күрсәтмә дә бирде ул. “Үсмәгән җиргә утыртырга кирәкми”, – ди Радий Хәбиров.
Читайте нас: