Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2019, 13:42

Сибай балалары Кырымнан кайтты

Сибай шәһәренең 250 баласы Кырымнан ялдан кайтты. Бу – икенче теркем. Аңа кадәр шулай ук 250 баладан торган беренче төркем “Хыял” шифаханәсендә сәламәтлеген ныгыткан иде.

Сибай шәһәренең 250 баласы Кырымнан ялдан кайтты. Бу – икенче теркем. Аңа кадәр шулай ук 250 баладан торган беренче төркем “Хыял” шифаханәсендә сәламәтлеген ныгыткан иде.
Кичә кичен балалар туган өйләренә кайтып җитте. Ял итүчеләрнең хисләре эчләренә сыймый: тизрәк әти-әни, туганнар, дуслар белән бүлешергә ашыкты алар. Чөнки Евпатория шәһәрендәге ялның һәр көне истә калырлык булган. Сәламәтлекләрен ныгыту белән беррәттән балалар спорт чараларында, бәйрәмнәрдә катнашкан, экскурсияләргә йөрегән. Кырымны сагыначакбыз, әмма өйдә яхшырак, диләр алар.
Озата баручылар, төркем җитәкчеләре – тәҗрибәле остазлар. Шуңа әти-әниләр балаларын диңгез буена тыныч күңел белән җибәргән. Ял итеп, көч җыеп кайткан сабыйларның ата-аналарының да шатлыгы чиксез иде.
Шулай итеп, быел Сибайның 500 баласы диңгез күреп, саф һава сулып, онытылмас тәэссоратлар алып кайтты. Сибай үсмерләрен ялга Кырым башлыгы Сергей Аксенов чакырган иде. Шулай ук республикадагы шифаханәләр дә Сибай халкын кабул итте. “Бүгенге көнгә 594 кеше – өлкәннәр, балалар һәм сабыйлар белән әниләр – Башкортстан шифаханәләрендә ял итү мөмкинлеге алды” дип яза үзенең “Вконтакте” сәхифәсендә Сибай мэры Рөстәм Афзалов.
Читайте нас: