Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 март 2019, 13:55

Парк булачак!

Чишмә районында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге индустриаль парк төзеләчәк. Проектның инициаторы “Агротехнологияләр үзәге” 200дән артык эш урыны булдырмакчы. Парк предприятиесенә салыначак инвестицияләр күләме 5млрд. сум тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру үз чиратында бөтен дәрәҗә бюджетларга салым сыйфатында 80 млн. сумлап акча китерәчәк.

Проектның инициаторы “Агротехнологияләр үзәге” 200дән артык эш урыны булдырмакчы. Парк предприятиесенә салыначак инвестицияләр күләме 5млрд. сум тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру үз чиратында бөтен дәрәҗә бюджетларга салым сыйфатында 80 млн. сумлап акча китерәчәк. Әйткәнебезчә, парк ныграк авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшлиячәк. Әле аның территориясендә тәүлегенә 10 тонна орлык эшкәртү куәтендәге май экстракциясе заводы эшли дә инде. Авыл хуҗалыгы продукциясен кабул итү һәм саклау белән беррәттән аны беренчел эшкәртү, товар партияләрен комплектлау һәм күмәртәләп сату эшләрен паркның төп якоре булачак Агрологистика үзәге башкарачак. Моннан тыш, биредә куәтле крахмал заводы, авыл хуҗалыгы техникасын мониторинглау һәм ремонтлау үзәген урнаштыру буенча да сөйләшүләр бара.
Читайте нас: