Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2019, 17:33

Сәүдәгәр дә, психолог та алар бүген

Бу көннәрдә Чакмагыш почтамты коллективы узган ел эшчәнлегенә йомгак ясады һәм агымдагы елга планнар билгеләде.

Әлеге чарага без дә чакырылдык һәм бүгенге көндә почтамтның республикада җан башына бүлеп исәпләгәндә иң күп матбугат басмасына яздыручы икәнен белеп шатландык. Керем-нәргә килгәндә, подписка аларның гомум күрсәткеченең 15,5 процен-тын тәшкил итә икән. Бу аз сан түгел! Башкортстан буенча, мәсәлән, һәркем уртача алганда 47 сумлык басмаларга язылган булса, биредә әлеге күрсәткеч 154,60 сумга баса.

Матбугатка яздыру буенча керем планын үтәүче почта бүлекчәләре арасында Туктагул, Юмаш,

Бакалы 1, Рапат бүлекчәләрен атап үтәргә мөмкин.

Почтамт начальнигы Айдар Әхнәф улы Әхмәдиев әйтүенчә, аларда 41 бүлек исәпләнә: шуларның 22се – Бакалыда, 19ы – Чакмагышта урнашкан. Почтамт 58 мең халыкны хезмәтләндерә, ике район буенча почта маршрут-ларының гомум озынлыгы 996 чакрымга баса. Соңгы елларда Чакмагыш почтамты коллективы матбугат басмаларына яздыруда, халыкка хезмәт күрсәтүдә яңадан-яңа алымнар куллана. Электрон хезмәтләр почтальоннарның да хезмәтләрен күпкә җиңеләйткән.

Бүген нинди генә эшләр башкармый почтамт хезмәт-кәрләре: халыкны гәзит-журнал-ларга яздыралар, посылка һәм финанс бизнесы белән шөгыль-ләнәләр, страховкалау хез-мәте күрсәтәләр, пенсия тараталар, әйбер сату һ.б. күп нәрсәләр белән шөгыльләнә алар.

Почта хезмәткәрләре белән очра-шуда чыгыш ясап, “Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов коллективка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, гәзитне иң күп яздыручы уңган-нарга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

– Сезнең эшегезнең чамасыз күплеген, катлаулылыгын яхшы аңлыйбыз, шуңа да безгә карата булган игътибарыгыз өчен рәхмәт-лебез, – диде ул. – Өмет – керем китерә торган гәзит. Бүген “соры” гәзитләргә яздыру белән генә яшәп булмый, чөнки әле теге, әле бу коммерция басмаларының ябылуы турында ишетеп торабыз. Аннан исә халык интегә, почтамтларга да авырга туры килә. Ә “Өмет” –дәүләт гәзите, ышанычлы басма.

Чакмагыш почтамты киләчәктә Чакмагыш һәм Бакалы район-нарында “Өмет”не 2000 данәгә җиткерү өчен тырыша. Әлбәттә, бу эш җиңел түгел. Шул ук почта хезмәткәрләре әйтүенчә, бүген яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә Интернетка “кереп баткан”. Андагы вак-төяк, ялган тараткан хәбәрләр кешене сазлык кебек үзенә суыра. “Халыкка дөрес юнәлеш сайларга ышанычлы матбугат басмалары гына ярдәм итә ала”, – ди алар. Моның өчен, әлбәттә, почта хезмәткәрләре дә, укытучылар һәм әти-әниләр дә бер булып тырышырга тиеш.

Бүген почта хезмәткәренә психолог та, сәүдәгәр дә булырга туры килә. Чөнки халыкны үзеңә ышандырып, уртак тел табып эшләгәндә генә яхшы күрсәткеч-ләргә ирешергә мөмкин. Чакмагыш почтамты коллективында нәкъ шундыйлар эшли дә!


Гөлара АРСЛАНОВА.

Фотосурәтләрдә:

Айдар Әхмәдиев почтамтның иң уңган водителе

Олег Мардеевка бүләк

тапшыра;

“Өмет”кә иң тырышып яздыручы булдыклы ханымнар: Аблай почта бүлеге начальнигы Әлфия Әбделвәлиева, Рапат почта бүлеге начальнигы Рәсилә Сәмигуллина, Рәҗәп почта бүлеге начальнигы Фина Әхтәмова.
Читайте нас: