Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2019, 12:49

Уфага барып йөрисе түгел

Урал аръягында яшәүчеләргә хәзер катарактага операция ясату өчен Уфа һәм Магнитогорск клиникаларына барып йөрисе түгел. Чөнки Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенең офтальмология бүлегендә офтальмологик микрохирургия җайланмасы эшли башлады. Ул – катарактага югары технологияле операция үткәрү өчен тәгаенләнгән факоэмульсификатор.

Урал аръягында яшәүчеләргә хәзер катарактага операция ясату өчен Уфа һәм Магнитогорск клиникаларына барып йөрисе түгел. Чөнки Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенең офтальмология бүлегендә офтальмологик микрохирургия җайланмасы эшли башлады. Ул – катарактага югары технологияле операция үткәрү өчен тәгаенләнгән факоэмульсификатор.
Шул рәвешле, Сибай һәм Баймак шәһәре, Баймак, Хәйбулла, Зилаер районнары халкы өчен күз чирләренең кайсыберләрен дәвалау буенча медицинаның заманча ярдәмен урында алу мөмкинлеге ачылды.
“Без – Урал аръягы районнары һәм шәһәрләреннән килеп, Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенең офтальмология бүлегендә медицина ярдәме алучы пациентлар – табиблар Хисмәтуллин Раян Рәфкать улына (Уфа шәһәре), Моталлапов Амур Хөрмәт улына (бүлек мөдире) һәм барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Балаларыбыз җибәргән смс-хәбәрләрне уку, оныкларның йөзләрен, оныкчыкларның беренче тешләре чыкканын күрү мөмкинлеген бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Бу безнең өчен бәхет. Игътибарыгыз һәм яхшы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт!”
Ихлас күңелдән язылган бу сүзләрне офтальмология бүлегенең фикерләр китабында укырга мөмкин. Әлеге язуны шушы көннәрдә Баймак шәһәреннән Венера Галина, Баймак районы Ургаза авылыннан Ракия Нәсибуллина һәм Хәнифә Сәфиуллина калдырган. Алар барысы да катарактага операция үткәргәннәр һәм нәтиҗәсе белән бик канәгать. Әлеге районның Бикеш авылыннан 59 яшьлек Александр Петров та дәвалануына сөенеп бетә алмый. Ә бер әби операциядән соң кулларындагы картлык буенча пигментлы тапларны күреп: “Миндә болар юк иде бит – кайдан барлыкка килгән?” – дип гаҗәпләнгән.
Әйткәндәй, үткән атнада гына офтальмология бүлегендә катаракта буенча 120 авыруга операция ясалган. Мондый медицина ярдәме алырга теләүчеләр саны азайганы юк.
Читайте нас: