Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2019, 13:35

Уфа табиблары Сибайдан кайта

Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар.

Сибайда вакытлыча эшләүче Уфа табиблары бу атна ахырында өйләренә кайталар.
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына башкала табибларының Сибайда эшләвен тәмамларга кушты. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, Сибайдагы сәламәтлек саклау тармагының кимчелекләре ачыкланды һәм алар хәл ителергә тиеш. Атап әйткәндә биредә тар белгечләр җитешми. Шуңа да Уфа табибларының кайтып китү вакыты да берничә тапкыр күчерелде: 1 марттан – 15енә кадәр, хәзер 22сенә калдырылды.
Исегезгә төшерәбез, Сибай карьерына бәйле экологик проблема килеп тугач, башкала табибларын Урал аръягына җибәрделәр. Биредә алар урындагы халыкны кабул итте. Бүген карьерга су тутыру эшләре азагына якынлаша һәм март ахырына тәмамланырга тиеш.
Читайте нас: