Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2019, 16:41

Театр елы штандартын Баймакка кем тапшырды?

Республикада театр марафонының кызган мәле. Билгеле булуынча, 21 февральдә Русиядә һәм Башкортстанда үзешчән коллективларның Театр елына багышланган фестиваль-марафоны старт алды. Аның кысаларында район-шәһәрләр бер-берсенә эстафета тапшыра, үзешчән театрлар иң яхшы спектакльләрен күрсәтә.

Үткән атна ахырында Әбҗәлил районы вәкилләре штандартны Баймакка тапшырды. Тантаналы чарада ике район хакимияте башлыклары урынбасарлары Раян Фәттахов, Гөлшат Сиргалина, мәдәният бүлеге җитәкчеләре Ирек Мусин, Гөлназ Җиһаншина һәм иҗади коллективлар катнашты. Аннары Иске Сибайның “Ялкын” халык театры Флорид Бүләковның “Ярангөл” спектаклен тәкъдим итте.
“Ялкын” үзешчән театры ике дистә елдан артык эшләп килә. Коллектив төрле һөнәр вәкилләреннән тора. Укытучылар, төзүчеләр, медицина хезмәткәрләре, сатучылар, тәрбиячеләр, студентларны сәнгатькә булган сөю театрга туплаган. Коллектив еш кына Урал аръягы буенча гастрольләргә чыга. Репертуарын яңартып тора. 2018 елда аңа халык театры исеме бирелгән.
P.S. Кичә, 18 мартта, марафон билгесен – Театр елы штандартын Баймак Сибайга тапшырды.
Читайте нас: