Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2019, 12:09

Темәс тарихын яздылар

Баймак районының Темәс авылы – республиканың беренче башкаласы буларак тарихта зур роль уйнаган авылларның берсе. Шуңа да Башкортстанның 100 еллыгына әзерлек кысаларында биредә күп эшләр башкарыла. Шуларның берсе – Темәс авылының энциклопедиясен төзегәннәр. Әле җыентык “Башкортстан энциклопедиясе” гыйльми нәшриятендә әзерләнә.

Баймак районының Темәс авылы – республиканың беренче башкаласы буларак тарихта зур роль уйнаган авылларның берсе. Шуңа да Башкортстанның 100 еллыгына әзерлек кысаларында биредә күп эшләр башкарыла. Шуларның берсе – Темәс авылының энциклопедиясен төзегәннәр. Әле җыентык “Башкортстан энциклопедиясе” гыйльми нәшриятендә әзерләнә.
Озакламый табадан төшәчәк китапка Темәс авылының бай тарихы салынган. Ә тарих битләрен бөртекләп җыю – зур һәм җитди хезмәт. Авыл биләмәсе башлыгы Айгөл Бәйрәмгулова әйтүенчә, авыл тарихын язу нияте моннан биш ел элек барлыкка килгән. Биредә тарих һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тәүге язмаларны туплый. Аннан бу эшкә авыл халкы да дәррәү кушылып китә: кемдә нинди материал, мәгълүмат, истәлек бар – һәркем кулыннан килгәнчә ярдмә итә. Бигрәк дә өлкәннәр, укучылар, мәктәп коллективы зур көч сала.
Мәгълүмат туплаучыларның берсе – урта мәктәпнең тарих укытучысы Юлай Мусин. “Материалларны илледән артык кеше җыйдык. Һәрберебез аерым тема буенча эшләде, – дип сөйли. – Беребез тарихи шәхесләрне өйрәнде, икенчебез җир-су атамаларын җыйды. Бер тарихи вакыйганы да читтә калдырмаска тырыштык. Искитмәле зур мәгълүмат тупланды, архив материаллары өйрәнелде”. Мәктәп укучылары да бу эштә кызыксынып катнашкан. Үз авылың турында тарихи материаллар җыю горурлык та бит әле ул. Ил төкерсә – күл була, дигәндәй, бердәм тотынгач, әллә күпме мәгълүмат туплана. Энциклопедиядә Темәс авылының тарихын, бүгенге тормышын чагылдырган фотолар да урын алачак.
Әлбәттә, китапның эчтәлеген туплау – зур хезмәт булса, аны дөньяга чыгару өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Темәслеләр бу уңайдан да ярдәм кулы сузган.
“Шушы изге башлангычны хуплап, аны тормышка ашыруга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, – ди Айгөл Бәйрәмгулова. – Темәстә туып үсеп, хәзерге вакытта төрле төбәкләрдә эшләгән һәм яшәгән авылдашларның йөзәр мең сумлап матди ярдәм күрсәтүенә, урындагы эшкуарларның булышуына зур рәхмәтлебез. Мондый хәстәрлек булмаса, зур чыгым таләп иткән җыентыкны бастырып чыгара алмас идек. Мондый бердәмлек булганда авылыбызның тарихы киләчәк буынга җиткерелер”.
Республиканың 100 еллыгына багышланган чаралар биредә көз аена тәгаенләнгән. Китап туе да шул вакытта булыр, мөгаен, дигән нияттә Айгөл Бәйрәмгулова.
Читайте нас: