4 мартта республиканың Бөрҗән районында бер кыз һәм ике малай туды. Алар – 2019 елда дөньяга килгән беренче 3 игезәк. 13 мартта Лена һәм Ильяс Шәриповлар сабыйларын ЗАГСта теркәде, дип хәбәр иттеләр республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында.
Нәниләргә Гүзәл, Дим һәм Айдар дип исем кушканнар. Өйдә аларны тагы 2 апасы һәм 1 абыйсы көтә икән. Шулай итеп, Шәриповлар гаиләсендә тулы комплект: - 3 кыз һәм 3 малай.