Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март 2019, 13:49

Кытайлар 105 миллион градуслы ясалма кояш уйлап тапкан

Кытай физиклары EAST термик төш синтезы өчен экспреименталь реактор төзелешен төгәлләү өстендә. Бу хакта Life.ru га сылтанып Day.Az хәбәр итә. Басма билгеләвенчә, бу корылмада Кытай тикшеренүчеләре чын реакциягә якынайтылган термик төш реакциясен булдырырга ниятли. Буисә үз чиратында ышанычлы, шул ук вакытта арзанлы һәм чиксез энергия чыганагы булдырырга ярдәм итәчәк. Кытай милли төш корпорациясе җитәкчесе Дуань Суру энергиянең “җитештерү күләменә” быел ук чыгарга җыенуларын әйтте.

Кытай физиклары EAST термик төш синтезы өчен экспреименталь реактор төзелешен төгәлләү өстендә. Бу хакта Life.ru га сылтанып Day.Az хәбәр итә.
Басма билгеләвенчә, бу корылмада Кытай тикшеренүчеләре чын реакциягә якынайтылган термик төш реакциясен булдырырга ниятли. Буисә үз чиратында ышанычлы, шул ук вакытта арзанлы һәм чиксез энергия чыганагы булдырырга ярдәм итәчәк. Кытай милли төш корпорациясе җитәкчесе Дуань Суру энергиянең “җитештерү күләменә” быел ук чыгарга җыенуларын әйтте.
Моңа охшаш эксперименталь реакторга 90-нчы елларда тест үткәрелгән, шул вакыттан алып аның технологиясен камилләштерү буенча берөзлексез эш бара. Кытай физиклары әйтүенчә, термик төш реакторының “эш” температурасы 105 миллион градус булырга мөмкин. Тикшеренүчеләрнең төп максаты – плазма импульсын 1 мең секундка җиткерү. Галимнәр фикеренчә, бу реакторга сәнәгать оешмаларын гына түгел, шәһәрләрне дә тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу корылманы рәсми булмаган телдә “ясалма кояш” дип йөртәләр. Галимнәр уңышка ирешкән хәлдә, кытайлар чиксез генә түгел, экологик яктан саф та энергияне берөзлексез кулланачак.
Шулай, җәмәгать. Ни булса, кытайлардан булыр инде ул...
Фото: businessinsider.com
Читайте нас: