Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март 2019, 13:35

Карьерны су белән тутыру эшләре кайчан тәмамланыр?

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Ижау шәһәрендә Идел буе федераль округы советы утырышында катнашты. Чара тәмамланганнан соң ул журналистларның сорауларына җавап бирде. ТАСС корреспонденты Сибай карьерына бәйле хәлләр белән кызыксынды.

Карьерны су белән тутыру эшләре планлаштырылган вакытка тәмамланачак дип белдерде Радий Фәрит улы. “Бар эшләр дә Ростехнадзор раслаган проект кысаларында башкарыла, – диде ул. – Хәзер кар эри башлады, ә ул шактый күп яуды. Бу да карьерга су агып төшүенә ярдәм итә. Гомумән, без график буенча барабыз. 26 мартка кадәр эшләрне тәмамларга өлгерербез дип уйлыйм”.
Дүшәмбе көнне Сибай шәһәре җитәкчесе Рөстәм Афзалов карьерны су белән тутыру эшләре 82 процентка башкарылды дип хәбәр иткән иде. “Суны 549 метрдан тутыра башладык, бу бездә ноль ноктасы дигәнне аңлата, – диде ул. – Бүген 483 метрга җиттек, ягъни 64 метр су белән тутырылды. Эшләрнең 82 проценты башкарылды”.
Читайте нас: