Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март 2019, 14:23

Ана кеше баласын 9 нчы каттан ташлаган

Бүген, 13 мартта, Уфада коточкыч вакыйга булган. Иртәнге якта шәһәрнең Киров районында Дуван бульвары урамында урнашкан йортның 9 катыннан ике яшьлек бала килеп төшә. Бу хакта Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итәләр.

Вакыйга урынына шунда ук полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җитә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 21 яшьлек ана нәни кызын тәрәзәдән ыргыта, аның артыннан үзе дә сикерә. Әле алар икесе дә дәваханәдә.
Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, тикшерү эше башланган.
Читайте нас: