Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2019, 13:05

Яктылыкка табан

Урал аръягы башкаласы да “Якты шәһәр” республика программасына кушылды. Әлеге программага ярашлы, “караңгы нокталар” бетерелеп, урамнар төнен дә ялт итеп торырга тиеш.

Урал аръягы башкаласы да “Якты шәһәр” республика программасына кушылды. Әлеге программага ярашлы, “караңгы нокталар” бетерелеп, урамнар төнен дә ялт итеп торырга тиеш.
Сибай шәһәре хакимиятеннән әйтүләренчә, программага ярашлы, алар проблемалы урамнарны барлап, исәп-хисап ясаганнар. Ун микрорайонга 27,164 миллион сумга эшләр билгеләнгән.
Быел Аркаим, Төньяк, Көньяк, Көньяк-2, Балыкчы йорты, Камышлы Үзәк микрорайоннарында 10 миллион сумга яктырту эшләре башкарылачак.
Фото: Ачык чыганактан.
Читайте нас: