Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2019, 21:15

Сибай институты – яхшылар исәбендә

Башкаладан шактый еракта урнашкан көньяк-көнчыгыш районнарның Уфа вузларында белем алучы яшьләренә өйләренә кайту-килү – шактый мәшәкатьле эш. Кем әйтмешли, юл газабы – гүр газабы. Хәер, соңгы чорда бу уңайдан хафаланасы түгел: биредә Башкорт дәүләт университетының Сибай институты эшләп килә. Әлеге төбәктә яшәүче халык аңа күз төбәп тора. Шулай булмый ни: уку йорты республикада иң югары нәтиҗәле вузларының берсе дип танылды. Башкортстанның нәтиҗәле эшләүче 6 югары уку йорты исемлегендә тора ул.

Күптән түгел Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты белгечләре, илдәге югары уку йортлары эшчәнлеген тикшереп, аларның эш нәтиҗәләрен игълан итте. Мониторинг күрсәтүенчә, БДУның Сибай институты Русиянең яхшы эшчәнлек алып баручы белем учакларының берсе дип танылган. Барлыгы 1314 югары уку йорты, 10 федераль һәм 29 милли-тикшеренү университеты арасында Сибай институтының шундый югары бәя алуы – зур абруй. Мондый белем учагында укуы да – горурлык.
Биредә студентлар тулы тормыш белән яши: укырга да, төрле бәйгеләрдә катнашып, көч сынарга да, күңелле мәдәни чаралар оештырырга да өлгерә. Уку йорты заманча җиһазлар белән баетылган. Студентларга белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган.
Фото: Ачык чыганактан.
Читайте нас: