Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 март 2019, 14:33

“Хыял”га очтылар

Бүген таңнан Сибай шәһәреннән 6 автобус Магнитогорск аэропортына кузгалды. Пассажирлары – Кырымга ял итәргә юлланучы 250 бала һәм аларны озата баручы өлкәннәр иде.

Бүген таңнан Сибай шәһәреннән 6 автобус Магнитогорск аэропортына кузгалды. Пассажирлары – Кырымга ял итәргә юлланучы 250 бала һәм аларны озата баручы өлкәннәр иде.
Сабыйларын озатырга килгән әти-әниләр, газизләренә хәерле юл теләп, фатихаларын бирде. Төркем җитәкчеләре балаларны барлагач, автобуслар юлга чыкты. Яшь сәяхәтчеләр Магнитогорск аэропортыннан Симферопольгә очты. Аннан балаларны “Хыял” шифаханәсенә кадәр автобусларда алып барачаклар.
Исегезгә төшерәбез, 250 баладан торган беренче төркем Кырымда ике атна ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайтты. Хәзер инде тагын 250 баланы күңелле һәм шифалы ял көтә. Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзалов үзенең “Бәйләнешләр” сәхифәсендә: “Тагын Магнитогорск аэропорты. Ике рейс белән 250 баланы Кырымга озаттык. Үткәндәге кебек үк алар өчен борчылабыз да, шатланабыз да. Оештыру мәсьәләләре тулысынча уйланылган һәм беренче тапкыр барып кайтучылар тәҗрибәсе белән ныгытылган” дип яза.
Озата баручылар, төркем җитәкчеләре – тәҗрибәле остазлар. Димәк, балалар ышанычлы кулларда булачак. Шуңа ата-аналар ул-кызларын тыныч күңел белән озатты. Балаларның исә теләкләре – тизрәк диңгез күрү. Ике атна буена Кырым һавасын сулап, сәламәтлекләрен ныгытып, истәлекле урыннарга сәяхәт кылып, күңелле хатирәләр белән кайтачак балаларга хәерле юллар гына телик.
Фото Рөстәм Афзаловның “Бәйләнешләр” сәхифәсеннән.
Читайте нас: