Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 март 2019, 20:42

Һава торышы куандырмый

Синоптиклар 10 мартта республикада янә җил көчәюе хакында хәбәр итәләр. Аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитмәкче, юлларда исә буран чыгуы аркасында 500 метрдан да ары күрүчәнлек начараячак.

Синоптиклар 10 мартта республикада янә җил көчәюе хакында хәбәр итәләр. Аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитмәкче, юлларда исә буран чыгуы аркасында 500 метрдан да ары күрүчәнлек начараячак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Башгидрометүзәккә сылтанып, 10 март төнендә җепшек кар явуын фаразлый. Буран чыгуы, юлларда бозлавык, агачларга һәм электр чыбыкларына кар сыруы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -2,-7, көндез -2,+3.

11 мартта шулай ук бераз җепшек кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -1,-6, көндез -1,+4.

Читайте нас: