Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 Май 2018, 13:22

Хәерчелекне киметергә кирәк

14 майда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда дөнья күргән указын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Әлеге документ 2024 елга кадәрге чорга ил үсешенең милли максатларын һәм стратегик бурычларын билгели.

Утырышта төп фикер алышкан темаларның берсе булып социаль тема, атап әйткәндә, төбәктә хәерчелек проблемасын хәл итү торды.
“Кабул ителгән шактый чараларга карамастан, 2012 елның май указларын үтәү, атап әйткәндә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын үстерү, халыкның чынбарлык-тагы керемен үстерү бурычлары, үзенең мөһимлеген югалтмый. Президент алты ел эчендә илдә хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкырга киметү бурычын куйды”,– диде Рөстәм Хәмитов.
Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, төбәктә ярты миллионга якын халыкның кереме яшәү минимумыннан кимрәк. Бу Башкортстан халкының 12,3 проценты дигән сүз. Респуб-ликаның һәр сигезенче кешесе бүген яшәү минимумыннан азрак керемгә ия.
“Түбән хезмәт хаклары һәм керемнәр, аеруча авыл җирендә – бу икътисадның үсешен һәм тормыш сыйфатын чикләүче җитди факторлар. Стратегия-2030да 2024 елга кадәр респуб-ликада хәерчелек дәрәҗәсен бүгенге 12,3 проценттан 11,8 процентка, ә 2030 елга исә 11,2 процентка кадәр төшерү планлаштырылган. Ягъни хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкырга төше-рергә”,–диде төбәк Башлыгы.
Читайте нас: