Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 Май 2018, 14:26

Президент Хөкүмәткә янә ышаныч күрсәтте

Русия Федерациясе Конститу-циясенең 82нче маддәсенә ярашлы, Владимир Путин Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутат-лары һәм Русия Конституция суды судьялары, төбәк җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре алдында Русия халкына ант бирде. Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның Русия Федерациясе Президенты вази-фасын кабул итүе турында игълан итте.

Путин дәүләт башлыгы вазифасын дүртенче мәртәбә үти башлады. Аның тәүге ике срогы дүртәр ел дәвам итте. Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертелгәннән соң, дәүләт башлыгы мандаты алты елга кадәр озайтылды. Нәтиҗәдә, Владимир Путин беренче алты еллык прези-дентлык срогын 2012 елда кабул итте. Яңа вәкаләтләре 2024 елның 7 маенда тәмамлана.
8 май көнне Владимир Путин Дмитрий Медведевны премьер-министр итеп тәгаенләү турындагы указга кул куйды. Дмитрий Медведев вазифага билгеләнгәч яңа вице-премьерлар составы белән таныш-тырды. Үзенең беренче урынбасары итеп ул Антон Силуановны күрә.
Социаль сәясәтне тормышка ашыру буенча җаваплы вице-премьер Татьяна Голикова, авыл хуҗалыгы буенча вице-премьер – Алексей Гордеев, мәдәният һәм спорт буенча вице-премьер вәкаләтләрен Ольга Голодец, сәнәгать буенча – Дмитрий Козак, оборона сәнәгате комплексы буенча Юрий Борисов, транспорт буенча Максим Акимов биләр дип көтелә.
Элекке спорт министры Виталий Муткога төзелеш секторын җитәк-ләргә тәкъдим итүне бераз гаҗәп-ләнебрәк кабул иттеләр. Медведев Мутконың шәхси характеристикасын һәм тәҗрибәсен исәпкә алуы турында белдергән.
Читайте нас: