Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2018, 14:38

Яз кайчан килә?

Быел яз Такташ әйткәнчә килмәде... Март аеның нечкә билле җиленә сузылып ятып ашарлык кар булмады...

Көн дә өметләнеп көннәрнең җылынуын көтәбез. Синоптиклар, менә ниһаять, бер җылы хәбәр ишеттерде: яз 3нче апрельдә башлана, ди.
–Апрельнең беренче ун көне карлы, яңгырлы булачак. Явым-төшем уртача нормадан 20-30% артыграк көтелә. Республикада температура төрле урында төрлечә булачак. Кинәт килгән җылылык карны да кинәт эретеп, елгаларда суның кискен арту ихтималын арттыра. Әмма аның күләме уртача нормалардан узмаска тиеш. Уфа, Стәрлетамак, Бөре шәһәрләрендә быел су басулар булмаска тиеш. Әгәр җылы һава дулкыны якынаюын күрсәк, шторм кисәтүе ясарбыз, – ди Гидрометүзәк Идарәләге җитәкчесе Анна Козаева.
Читайте нас: