Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2018, 14:48

Үсешсез киләчәк юк

22 мартта Дәүләт Җыелышы Йортында БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенең 2017 елга эш нәтиҗәләре буенча хисабын тәкъдим итте.

22 мартта Дәүләт Җыелышы Йортында БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенең 2017 елга эш нәтиҗәләре буенча хисабын тәкъдим итте.
Шунысы мөһим: ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда төп макроэкономик күрсәткечләрнең уңай динамикасы тәэмин ителгән, финанс тотрыклылык сакланып калган, күп тармакларда сизелерлек уңышлар бар.
Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт эшендә иң мөһиме гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, аларның керемнәрен арттыру дип билгеләде.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, хезмәт базары, социаль шартларны яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү кебек мәсьәләләрнең көн үзәгендә торырга тиешлеген ассызыклады.
Үткән елда әлеге юнәлешләр буенча мөһим эшләр башкарылган. Халыкның мәшгульлеге аерым күзәтү астында тора.
Эшсезләр саны кыскара, вакансияләр арта.
РФ Президентының 2012 елда Май указлары белән каралган төп күрсәткечләр тулы күләмендә үтәлгән.
Куллану базарында хәлләр яхшыра.
Мәсьәлән, үткән ел республикада яшәүчеләр автомобильләрне 2016 ел белән чагыштырганда 1/3 өлеш күбрәк сатып алганнар. Соңгы сигез елда халыкның вкладлары 2/7 тапкыр арткан.
Аз керемле гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү көчәйтелде. Ә демографик күрсәткечләргә килгәндә, үлем очракларының кимүе күзәтелә.
Туучылар санын арттыру өчен Республика Башлыгы Указы белән яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтелә башлады.
Шул ук вакытта хәл ителмәгән мәсьәләләр дә кала. Рөстәм Хәмитов иң беренче итеп инвестицияләр күләме кимүен атады. Якынча нәтиҗәләргә караганда, күрсәткечләр 2016 ел белән чагыштырганда кимегән. РФ Президенты Юлламасында күрсәтелгән бурычлар буенча, тулаем төбәк продуктында инвестицияләр өлешенең кимүенә юл куярга ярамый дип билгеләде Рөстәм Хәмитов һәм Республика Хөкүмәтенә алдынгы предприятиеләр белән хәлләрне җентекләп тикшерергә кушты.
БР Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов: “Без дәүләт- шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашырырга ныклап тотынырга уйлыйбыз, моннан тыш, парламентка карауга яңа закон проектлары тәкъдим итәбез. Алар яңа проектлар өчен өстәмә ярдәм күрсәтүне караячаклар. Аерым юнәлешләр, мәсәлән, урман хуҗалыгы, урман сәнәгате стратегиясен әзерләү тәмамлану алдында”,– дип белдерде.
Үзенең йомгаклау сүзендә Рөстәм Хәмитов инвестицияләрнең беренче һәм иң мөһиме икәнлеген ассызыклады. Инвестицияләрсез, үсешсез – киләчәк юк, яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары, эш хакы юк, диде һәм инвестиция процессын үстерүнең иң мөһиме булуын билгеләде.
Республика Башлыгы 2025 елга 600-650 млрд. сум инвестицияләр күләменә чыгарга кирәк, диде. Без ел саен 50-60 млрд сумга үсәргә тиешбез, диде.
Бүгенге утырышта күтәрелгән алданган өлешчеләр темасына кайтып, моның бик “авырткан” тема булуын кабатлап әйтте Рөстәм Хәмитов.
Хакимиятләр җитәкчеләренә: ”Бу сезнең тема. Төзелешкә сез мәйданнар бирәсез. Документларны имзалыйсыз, төзүчеләр белән эшлисез. Сез “җирдә” ниләр булуын белеп торырга тиешсез, ә кешеләрнең плакатлар күтәреп, ачлык игълан итеп, ризасызлык белдерүен көтеп торырга тиеш түгелсез. Болай эш бармый. Һичкичекмәстән, бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлагыз. Эшче төркемнәр төзегез, галстукларыгызны чишегез дә кешеләр янына барыгыз, алар белән аралашыгыз, эшләгез, ни өчен болай килеп чыгуын аңлатыгыз”, – диде Рөстәм Зәки улы.
Республика җитәкчесе сәламәтлек саклаудагы хәл ителәсе мәсьәләләргә дә тукталды. “Без төзелешләр алып бару турында сөйлибез. Онкология корпусының яңа бинасын төзи башладык. Быел кардиоүзәкнең яңа корпусын төзүгә тотыначакбыз. Беренче чираты 5 млрд сумда бәяләнә. Бу – заманча технологияләр, операция бүлмәләре, йөрәк-кан тамыры авырулы кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү мөмкинлеге.
Безгә Учалыда хирургия корпусы төзергә, Октябрьский шәһәрендә корпусны төзекләндерергә кирәк. Балалар бакчалары төзергә кирәк. Безгә Уфадагы медицина учреждениеләрен төзекләндерергә кирәк. Якын өч елда сәламәтлек системасын тәртипкә китерү өчен 15 млрд. сум акча кирәк”.
Республика Башлыгы авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын япмаска, ә дәвам итәргә кирәк дип билгеләде.
Рөстәм Хәмитов РФ Президентының югары планка куюын аерып билгеләде һәм безгә күптән түгел кабул ителгән “Стратегия – 2030”ны тормышка ашыруны яңадан карап чыгарга туры килер диде.
Рөстәм Хәмитов чыгышын йомгаклап, без боларны политиканлыктан китеп, үзара низагларга этәрмичә бердәм булып эшләгәндә генә җиңеп чыга алабыз ,диде.
Читайте нас: