Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2018, 15:05

Матур яшәү бәясе

Беркөнне кулыма совет заманындагы “Икътисад” китабы килеп керде. Кызыксынып битләрен караштырып утырганда “ипотека” дигән сүзгә барып төртелдем. Аның мәгънәсе болай дип язылган: “Ипотека – капиталистик илләрдә торакны залогка куеп акчалата ссуда алу. Ипотека – вак һәм уртача крестьяннарны эксплуатацияләү һәм бөлгенлеккә төшерү юлы. Процентлар түләр өчен алар банкларга бөтен керемнәрен биреп баралар. Авыр икътисади хәл эшче-крестьяннарны милекләрен залогка биреп бурычка керергә мәҗбүр итә һәм күп очракта хуҗалыкларын экспроприацияләүгә китерә. СССРда һәм социалистик юл белән үсеш алып барган илләрдә ипотека юк”.


Мин сүзсез калдым. Ипотеканы яңа төшенчә дип кабул итә идем. Ул безнең телләргә 2004 елларда гына килеп керде. Күрәсең, совет заманында икътисад факультет-ларында аның турында укыганнар.

Ипотека сүзе борынгы Грециядә безнең эрага кадәр VI гасырда барлыкка килә. Борынгы греклар бурычлы кешенең кредитор каршында җаваплылыгын артты-рыр өчен аның җирен залогка алган. Җир участогының чигенә язулы багана утыртып куя торган булган. Ул хуҗасының бурычлы булуын аңлаткан. Шул багананы “ипотека” дип атаганнар, тәрҗемә иткәндә ул “залог”, “кисәтү” дип аталган. Русиядә ипотеканы бе-ренче булып “Дворяннар өчен дәүләт банкы” биргән. 1786 елда ул банкның исеме “Дәүләт заем банкы”на әйләнә. Шул ук елны залогка куелган таш йортларны страховкалау өчен страховка экс-педициясе дә оештырыла.

Аннан соң ипотека безнең илдә 1990 еллар башында “терелде”. 1998 елда аны закон нигезендә ныгыт-тылар һәм “Ипотека турындагы” закон кабул ителде.

Бүген кем генә ипотека түләми: 20 яшьлегеннән алып 70 яшьлегенә кадәр банкка бурычка батканнар.

Банклар ипотека кредитын озайлы вакытка бирә. Башка кредит продуктына караганда ипотека проценты түбәнрәк, әмма озайлы вакытка алынгач, процентны барыбер күбрәк түли булып чыга аны алучы. Аннан залогка салынган фатирны страхов-калау, башка чыгымнарны түләү дә кесәгә нык суга. Бүген Русиядә ипотека елына уртача 12 процентка бирелә. Әйтик, фатир 1 млн 650 мең сум тора. 20 елга 12,25 еллык процент белән алганда аена 16788 сум түләргә кирәк. Шул 16 788 сумны 20 елга, яисә 240 айга тапкырласак, 4 млн. 200 мең сум килеп чыга. Бурычка алган кеше банкка 2 млн. 500 мең сум процент түли. Ул – фатир хакыннан күбрәк килеп чыга. Димәк, ипотекага фатир сатып алучы банкка ике фатир хакы кайтарырга тиеш.

Бу бернинди лөгатькә сыя торган нәрсә түгел. Мәкалә башындагы “Ипотека – вак һәм уртача крестьяннарны эксплуатацияләү һәм бөлгенлеккә төшерү юлы. Процентлар түләр өчен алар банкларга бөтен керемнәрен биреп баралар. Авыр икътисади хәл эшче-крестьяннарны милекләрен залогка биреп бурычка керергә мәҗбүр итә” дигән юллар бүген дә бик заманча яңгырый. Кредитларын вакытында түләмәгән өчен күп пенсионерларның пенсия карточка-ларына суд приставлары арест салган һәм аларның күбесе үлгәнче үз пенсияләрен күрмәячәк. Шуңа аларның күбесе я консьерж, я идән юуучы булып эшләргә мәҗбүр.

Бүген Русиядә ипотеканың төрле программалары бар. Әйтик, яшь гаиләләргә, яшь укытучыларга, хәрбиләргә тәгаенләнгәннәре. Ана капиталын кулланып, сатып алырга була. Боларның берсенә дә туры килмәсәң, банк аша гомум шартларда кредит алырга мөмкин. Шулай да, ипотека алу шартлары соңгы елларда җиңеләя һәм банклар процент ставкаларын төшереп тәкъдим итә башлады. Берничә ел элек финанс кризисына сылтанып ипотека елына 14-17 процент белән бирелсә, әлеге вакытта ул 6-10 процент тирәсе тәшкил итә.

2017 елның I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән иде. Экспертлар моны ипотека ставкалары кимү белән аңлатты. Белгечләр фике-ренчә, ипотека якынча ел ярым эчендә тагын 1-2 пунктка төшәргә мөмкин.

Ипотеканың проценты Үзәк банк сәясәтенә бәйле. 2016 елда ипотека ставкасы 13 проценттан 12,5 про-центка кадәр төште. Бу ипотека кредитын алучыларның күбәюенә китерде: 2016 елда барлыгы 1,5 трлн. сум кредит бирелгән!

Әмма шул ук вакытта кредит-ларын түли алмаучылар саны да көннән-көн арта. Аеруча ипоте-каны валютада алучылар нык отылды. Алган кредитларын түли алмаучыларның саны Русиядә 2018 ел башында 2017 елның гыйнвары белән чагыштырганда ике тапкырга арткан һәм аларның бурыч күләме 32 млрд. сум тәшкил итә. Ике ел эчендә үзләрен банкрот дип тануны сорап судларга гариза язучыларның саны 87 мең кешегә җиткән. 2020 елга банкротларның саны биш тапкырга артачак дип фаразлана. Бүгенге көндә Русиядә 40 млн. кеше кредит түли. Әмма аларның бары тик 8 млны – 20 проценты гына – аларны вакытында түләп барырга сәләтле. Калганнары очын-очка да ялгый алмый һәм банкларга 11 трлн сум бурычы бар.

Шушы уңайдан Дәүләт Дума-сында кредитны вакытында түләмәгән өчен штраф һәм пенялар суммасын чикләүгә кагылышлы закон кабул итү турында сүз бара.

Элекке вакытны хәтерлим. Эшкә урнашкан кеше фатир алырга чиратка баса иде һәм, ун ел көтсә дә, бушка фатирын алала иде. Бүген без капитализм шартларында яшибез. Нәрсәдер алырга уйласак, теләгән яисә кирәк булган әйберне акча җыеп тормый гына, тиз арада алу мөмкинлеге бар. Кеше кибеттә үзенә ошаган әйберне сайлый да, анкета тутырып заявка бирә, ярты сәгатьтән инде бер тиен дә акчасын түләмичә генә товарын тотып өенә кайтып китә.

Танышларым арасында автомо-биль яки фатир алыр, бизнес ачар өчен кредит алучылар бар. Башкача мөмкин түгел, дип аңлата алар кредит алуларын. Яшь чакта эшлисең, ничек тә булса түләнеп бетәр әле, диләр. Аңларга да була: ай саен 10-15 мең сум (бу әле начар хезмәт хакы да саналмый) ал, гаиләңне ашат, киендер һәм кирәклесен сатып алырга акчаны аерым янчыкка да тутырып бар. Күптән түгел 52 яшьлек бер танышым ипотекага фатир сатып алган. 15 елга. 67 яшендә түләп бетерәчәк. “Улым үзенә аерым алды, мин үзем”, – ди. “Әгәр иртәгә эшсез калып, бер пенсиягә генә калсаң, ничек түләрсең аны?” – дидем аптырап. “Фатир сатып алырга акча туплап булмый бит. Акчаны җыеп бару да куркыныч. Доллар котырып үсеп, акчаң җилгә очса? Дефолт бер генә булмады, күрдек, җилкәдә татыдык, беләбез”, – дип җаваплады.

Кирәксә, кирәкмәсә дә бурычка башкасын сатып алучылар да күп. Кредитка кыйммәтле телефон яки башка техника сатып алучылар, банктан бурычка акча алып, чит илгә ял итәргә китүчеләр дә юк түгел. Һәм иң мәзәге – бер кредиттан икенчесенә, өченчесенә кереп батучыларның моңа исләре китми! Танышлар да шундыйрак сазлыкка кереп батты, ничек котылырга белмиләр. Гап-гади авыл кешеләре, кече кызлары Уфада яши, эшләгән урыны –кунакханәдә администратор. Билгеле, тирә-якта матурлык, купшылык, барысы да ялтырый, ара-тирә хәлле кешеләр белән аралашырга туры килә. Бай тормыш кызыктыра. Кемнең матур яшисе килми?! Бу кыз берьюлы сигез кредит алган. Башта үзе түләргә маташып карады. Бер генә эш хакына шулкадәр кре-дитны түләп бетерергә мөм-кинме соң? Коллекторлар ата-анасына, туганнарына шалтырата башлагач, алары йөгерешә башлады. Хәзер алар кредит алып кызларының бурычларын түләп йөриләр. Очы-кырые күренми...

Беренче зур хата – безнең Көнбатыш культурасын кабатларга тырышуыбыз булды. Без алардан калышырга яратмыйбыз, алар ке-бек кыланасыбыз килә. Дөрес, Көнбатыш илләре дә кредитка яши һәм моның бернинди дә куркы-нычы юк кебек. Тик Америка кешесенең банклардан кредитны 3-4 процент белән алуын безнең халык белми дә.

Юрганыңа карап аяк суз, ди халык. Бүгенге тотрыксыз заманда бигрәк тә. Банклар да халык күтәрә алмаслык процентлар белән эш итә, уңайсыз шартлар куя. Кеше кредит алам ди икән, дистә елларга сузылган коллыкка түзә алырмы, юкмы – үзе чамаларга тиеш.


Эльвира Әсәдуллина.
Читайте нас: