Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2018, 15:56

Илнең куәте нидә?

Үткән атнада Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән чыгыш ясады. Әлеге чыгыш ике сәгать дәвам итеп, озынлыгы буенча рекорд куйды дип билгеләде экспертлар

.
“Өмет”нең алдагы санында без Юлламаның социаль өлкәгә кагылган өлеше турында язган идек. Анда үсешнең төп факторы булып кешеләрнең мул тормышы, гаиләләрнең җитеш тормышта яшәве торырга тиеш дип билгеләнде. Президент алдагы ун елга төп бурычларның берсе итеп гражданнарның реаль керемен ышанычлы, озайлы үстерүне билгеләде. Һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсен алдагы алты елда ким дигәндә ике тапкырга азайтырга чакырды. Ипотека буенча ставкалар 7-8 процент булып, гаиләләрнең күбесе ала алырлыкка әйләнергә тиеш дип ассызыкланды. Балалары булган ярты миллионнан артык гаилә ташламалы ипотека ярдәмендә биш ел эчендә үзләренең торак шартларын яхшырта алачак дип күзалланды. Торак дигәннән, бу тармакны Президент “проблеманың да проблемасы” дип атады.
Сәламәтлек саклау өлкәсе буенча да яңа программа карала. Атап әйткәндә, В.Путин яман шеш авырулары белән көрәшүгә юнәлтелгән программаны гамәлгә кертәчәге турында белдерде.
Эшләгән кешеләргә, әлбәттә, хезмәт хакларын арттыру мөһим. “Без яңа тарихыбызда беренче тапкыр хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумына тигезләштерә алдык. Бу норма 2018 елның 1 маеннан эшли башлаячак. Һәм ул 4 миллион чамасы кешенең керемендә чагылачак”, – диде Владимир Путин. Хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше елына 5 проценттан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куелды. Шулай ук эшкуарлыкны үстерү, яңа эш башлаучыларга ярдәм итү чараларына да тукталды.
Аграр тармакка тиешенчә дәүләт ярдәме күрсәтү зарурлыгын билгеләде. “Аграрийларга ярдәм йөзеннән 2018 елның 1 июленә кадәр тимер юлдан ашлык ташуга ташламалы тарифлар сакланачак. Һәм бу чаралар алдагы ашлык сезоннарында да дәвам итәргә тиеш дип исәплим”, – диде Президент.
Юлламаның зур өлеше илнең оборонасы һәм хәвефсезлегенә багышланды. Президент илнең заманча корал җитештерү тармагына, оборона сәнәгатенә җентекле бәя бирде.
Читайте нас: