Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2018, 15:58

Хөрмәткә һәм мактауга лаек

Уфада Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте оештырган “Хатын-кыз – милләт әнисе” II Республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста катнашучы гүзәл затлар 10 номинация буенча җиңүче итеп билгеләнде: “хатын-кыз – әни”, “хатын-кыз – лидер”, “хатын-кыз – галим”, “хатын-кыз – педагог”, “хатын-кыз – бизнес-леди”, “хатын-кыз – ел үрнәге”, “хатын-кыз – өлкән буын актив җәмәгать эшлеклесе”, “иң яшь җәмәгать эшлеклесе” һәм “хатын-кыз мәдәнияттә”.
Бәйгедә катнашкан һәр гүзәл зат турында күп мактау сүзләре әйтеп булыр иде. Аеруча Туймазыдан килгән сигез бала әнисе, спортта югары күрсәткечләргә ия Светлана Черных, билгеле язучы, биш бала әнисе Мәрьям Буракаева, Баймак районыннан өч бала әнисе Рәмзия Бәхтиева тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
Галим хатын-кызларыбыз да бик абруйлы – фәннәр докторы Фирдәвес Хисаметдинова, Розалия Солтангәрәева, Вилә Баймурзина.
Мәдәнияткә кагылышлы номинациядә “Курай” телеканалы директоры Рита Өметбаева – җиңүчеләр рәтендә.
Эшмәкәр хатын-кызларыбыз белән дә горурланырлыгыбыз бар. Хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, “Сезнең закон” компаниясенә нигез салучы Эльмира Хәсәнованы халык белә дә, таный да, хөрмәт тә итә.
Читайте нас: