Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2018, 13:50

Төбәк ана капиталы

Озакламый республикада күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа ысулы – төбәк ана капиталы – барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында белдерде.

Төбәк ана капиталын формалаштыруда предприятиеләр чыганаклары файдаланылыр дип күзаллана.
– Республикада оешма, пред-приятие, шәхси кешеләр катнаш-лыгында төбәк һәм муниципаль ана (гаилә) капиталы кертү мөмкинлекләрен карарга кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Предприятиеләр коллектив-ларына ярдәм итү турында уй-ларга тиеш.
Республика Башлыгы хәбәр итү-енчә, Санкт-Петербург, Тамбов, Тула өлкәләренең сәнәгать предприятиеләре мондый схема буенча эшли һәм безгә дә аларның тәҗри-бәләрен өйрәнү кирәк.
Читайте нас: