Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль 2018, 13:48

Грипп килә

Роспотребнадзорның төбәк идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, көзге-кышкы мизгелдә ОРВИ белән авыру 12-18 февраль көннәрендә беренче тапкыр эпидемия бусагасыннан 20 процентка артып киткән.

Узган атнада республикада ОРВИ белән чирләүнең 29 мең очрагы теркәлгән, шуларның 68 проценты – 14 яшькәчә балалар. Чирләү очраклары артса да, мәгариф учреждениеләрендә карантин кертергә җыенмыйлар.
Шулай ук грипп теркәлү очраклары да юк түгел. Лаборатория ысуллары белән 14 кешенең А1 (дуңгыз) гриппы белән чирләве теркәлгән.