Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2018, 11:32

Урманчыларны ниләр борчый?

Башкортстан нефтькә генә түгел, урманнарга да бай төбәк. Республикабыз мәйданының 40 проценты “яшел калкан” белән капланган. Ходай тарафыннан бирелгән бу зур бүләк — Һәркайсыбызның зур байлыгы. Ата-бабаларыбызны шул урманнар өйле иткән, җылыткан, туендырган. Бүген, инде югары технологияләр үсешкән чорда яшәсәк тә, агачка ихтыяҗлык кимеми. Сорау зур булгач, билгеле, хәл ителәсе мәсьәләләре дә туып, яңалары өстәлеп тора. Башкортстан урманнары ни хәлдә? Аларга нинди хәвеф-хәтәр яный? Теләгән һәркайсыбыз файдалана аламы аның байлыгыннан? Башкортстан Дәүләт Җыелышының Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты үткәргән киңәшмәдә сүз нигездә шушылар хакында барды. Төгәлрәк әйткәндә, “Башкортстан Республикасында урман мөнәсәбәтләрен көйләү турында”гы законның үтәлешенә багышланган иде ул. Аны Комитет рәисе Рәсүл Үзбәк улы Госманов алып барды. Әлбәттә, төп сүз урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдиновка бирелде.

Башкортстанда 2030 елга кадәр урман сәнәгате комплексын үстерү стратегиясе әзерләнә. Бүгенге көндә республика хөкүмәте заказы буенча документ өстендә БР стратегик тикшеренүләр институты эшли. Әлеге стратегияне тормышка ашыру, әйтик, 2030 елга урман диләнкәләрен үзләштерүне 52 процентка кадәр җиткерергә булышачак. Бүгенге көндә исә ул күрсәткеч 32,4 процент тәшкил итә. Ә инде санитар-сәламәтләндерү эшләре чараларын 26 мең гектарга кадәр җиткерү күзаллана. Әле 17 мең гектар тәшкил итә. Шулай ук урман янгыннарын киметү буенча җитди көрәш алып барылачак.

Закон көйләгән төп мәсьәләләрнең берсе — шәхси ихтыяҗлары өчен халыкны агач белән тәэмин итү. 2017 елда агач сату-алу буенча 18 мең килешү төзелгән. Бу 800 мең кубометр дигән сүз. 2016 ел белән чагыштырганда күләм 10 процентка кимегән. Халыкка шәхси ихтыяҗлары өчен агач бирү күләменең кимүе законның катылануы белән бәйле. Моннан тыш, 2016 елдан алып электрон чират кертелгән. Агач җибәрү күләменең кимүенә һава торышы шартлары да тәэсир итми калмаган: былтыр кышын — кар, ә җәй мәлендә яңгырлар мул яуды.

Министрлык һәр елны “Домокомплект” республика программасы буенча 60—70 мең кубометр ылыслы урманны калдыра. Әмма аның нибары 10—15 проценты гына үзләштерелә.

Искә төшерик: “Домокомплект” проекты 2011 елдан алып эшли. Ул әзер бүрәнә яисә пиломатериаллар белән борыс торак йортлар комплектын сатып алуга ташламалы заем бирүне күзаллый. “Ипотека”ның бу төренә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган авыл кешеләре исәп тота ала.

—Без бу программаның тулы көчкә эшләп китүен һәм урманның тулы күләмдә үзләштерелүен телибез,—диде Марат Шәрәфетдинов.— Әле БР Төзелеш һәм архитектура дәүләт комитеты белән берлектә бу программаны актуальләштерергә — агач бирү тәртибен ачык һәм үтәлешле ясарга телибез.

Бу җәһәттән БР Төзелеш буенча дәүләт комитеты мәгълүматларын мисалга китерәсе килә. Былтыр авыл кешеләренә бу программа буенча 94 заем бирелгән. Аның гомум суммасы 26 млн. сумга җитә. Шул ук вакытта 2020 елга кадәр 1664 йорт комплектына ихтыяҗ бар. 2016 елдан алып урта һәм кече эшкуарлык субъектлары өчен агач сату-алу аукционнары яңадан эшли башлаган. Диләнкә алучылар өчен киселгән агачлар урынына яшь үсентеләр утырту чыгымнарының да сату бәясенә кертелүе — яңалыкларның берсе. Киселгән агач бүлемнәрен тулысынча тергезү мотлак. Бу урманны яшәртү өчен дә, агач токымнарын яхшырту өчен дә кирәк. 2017 елда урман фондында 14,3 мең гектар мәйданда тергезү эшләре алып барылган. Бу планның 102 проценты дигән сүз. План исә 14 мең гектар булган. Чагыштыру өчен: 2016 елда бу сан 12,4 мең гектар тәшкил иткән. Урман тергезү эшләрендә “Селена” урман сәнәгате комп-

лексы, “Аскын урман сәнәгать-

челәре”, “Зилаер урман сәнәгатьчеләре союзы”, “Караидел урман сәнәгатьчеләре союзы”, “Леспром”, “Форест” предприя-

тиеләре аеруча тырышлык күрсәткән. Кызганычка каршы, яшәртү бурычына салкын караган арендаторлар да бар.

— Төп проблема урман тергезүне үткәрү эшләреннән бигрәк, утыртылган үстентеләрне арытаба тәрбияләүгә кайтып кала,—диде министр.— Бу проблема, безнең республикага гына түгел, бөтен Русиягә хас. Һәрхәлдә, әгәр дә без урманны тергезү эшләре белән шөгыльләнмәсәк тә, анда урман үсәчәк. Ә менә нинди токымлы агачлар үсәр — бусы инде мәсьәләнең икенче ягы. Бүген безгә кыйммәтле токымлы ылыслы агачлар кирәк. Без арендатор-

лардан шундый үсентеләрне утыртуны таләп итүгә ирештек. Сыйфат таләп итү — киләсе адымыбыз булачак.

Җәй җитте исә, әле теге урманда, әле бусында “кызыл әтәчләр” биешә башлый. Дистәләрчә гектарларда урманнарыбыз янып көлгә калган очраклар да була. Министрлык бу мәсьәләдә дә урман сагында уяу торырга тырыша. 2017 елда урман янгыннарын сүндерү буенча зур план әзерләнгән булган. Эшләрен шуңа ярашлы алып барганнар. Былтыр республика территория-

сендә 38 урман янгыны теркәлгән. 354,5 гектар гомум мәйданда ут чыккан. Шунысын да билгеләп үтик, 2016 ел белән чагыштырганда урман янгыннары 4 тапкырга кимрәк булган. Хәер, былтыргы яз һәм җәйнең явым-төшемле булуы да моңа булышлык итми калмагандыр.

Былтыр урман инспекторлары 30 мең тапкырга кадәр патрульгә чыккан. Нәтиҗәдә, 2651 закон бозучылар ачыкланган. Шуларның 582-се урманнарда янгын хәвеф-

сезлеген саклау кагыйдәләрен бозу очрагы. Законсыз агач кисү буенча 494 очрак ачыкланган. Законсыз киселгән агач күләме 5 мең кубометр тәшкил итеп, акча нисбәтендә 40,4 млн. сум зыян салынган.

Урман тармагы үсешенә аяк чалучы проблемаларның берсе — кадрлар җитеш-

мәве. Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, министрлыкта эшләү-

челәрнең уртача яше — 44, ә урман хуҗалыгында — 54 яшь. Безнең республикада югары белемле урман хуҗалыгы белгечләрен Аграр университет әзерли. Урман хуҗалыгы техникумы һәм Аграр университет җитештергән белгечләр әзерлек сыйфаты ягыннан министрлыкны канәгатьләндерми.

— Мин ел ахырында Аграр университетның гыйльми советында чыгыш ясаганда иң тәү чиратта вуз преподавательләренең көчле урман хуҗалыкларына беркетелүләрен тәкъдим иттем. Белсеннәр, күрсеннәр урман хуҗалыгында нинди эшләр баш-

кару кирәклеген. Хәзер китаплар буенча гына белгечләр әзерләү чынбарлыкка туры килми, ә инде белеме җитешмәгәннәрне тагын берничә ел укытырга безнең вакытыбыз юк,—диде министр.

Гаҗәп күренеш. Урман тарма-

гына югары белемле белгечләр җитешми, дибез. Шул ук вакытта әллә күпме дипломлы урман белгечләре бу тармакта лаеклы эш табалмый башка һөнәр үзләштерергә мәҗбүр. Министр-

лык белән аграр университетка бу мәсьәлә буенча бергә җитди эшләргә кирәк.

Аграр комитет утырышында Баймак районында эшләүче “Урал” предприятиесе директоры Илсур Нәбиуллин чыгышы кызыксыну тудырды. Урман эшкәртү белән 2007 елдан алып шөгыльләнүче бу предприятие агач яру эше белән генә түгел, аны тирән эшкәртү белән дә мәшгуль. Атап әйткәндә, евровагонкалар, блок-хауслар, евроидән, плинтуслар җитеш-

терәләр. Моннан тыш, борыс һәм бүрәнәдән йортлар да комплектлыйлар, икешәр катлы коттеджлар төзеп тапшыралар. Мәсәлән, Баймак каласында ике катлы йортлардан тулы бер урам төзегәннәр. Бу эшне арытаба да дәвам итмәкчеләр. Казахстан, Ырынбур, Чиләбе өлкәләренә һәм Башкортстан буенча агач мате-

риаллары саталар. Агач материал-

лары киптерү камераларында киптерелә һәм югары техно-

логияле заманча станокларда эшкәртелә. 30-дан артык кешене эш белән тәэмин иткәннәр. Балалар бакчалары, мәктәп, мәчет, балалар йортларына булышып яшәүне үзләренең изге бурычлары итеп саныйлар. Арендатор буларак, Урман хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз эшчәнлек алып баралар. Урманны тергезү һәм яшәртү бурычларын намуслы үтиләр, урман юлларын төзекләндерүгә, янгынга каршы чараларга җитди карыйлар. Алар арендага алган урманнарда нигездә каен агачлары үсә икән. Моңа кадәр каенны сатканда проблемалар кичергәннәр, ә менә 5млн. сумга заманча эшкәртү пилорамасы сатып алгач, эшләре көйләнеп киткән. РФ Оборона министрлыгына каен такталары җибәрә башлаганнар, йорт җиһазлары ясау өчен АКШтан беренче заказ алуга ирешкәннәр.

Йомгак ясап. Урман байлыкларын файдалану, аны саклау һәм яклау белән беррәттән яшел калканнарыбызны тергезү һәм яшәртү эшләре — өстенлекле бурычлардан санала дигән фикер киңәшмәдә кызыл җеп булып сызылды.


Резеда Кадикова.

Фәнил Абдуллин фоторәсемнәре.
Читайте нас: