Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2018, 11:23

Имза җыю дәвам итә

Президент сайлауларында үзен үзе тәкъдим итүче кандидатларга РФ Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлү үтү өчен ким дигәндә 300 мең имза җыярга кирәк. Әле ил буенча шушы эшләр бара.

Президент сайлауларында үзен үзе тәкъдим итүче буларак катнашырга теләк белдергән Владимир Путин өчен 1 миллионнан артык имза җыелган да инде. Башкортстанда 8 мең имза җыелган. Шуңа карамастан, имза җыюны туктатмаячаклар. “Кандидатны хуплавын белдерергә теләүче һәркемгә мөмкинлек бирергә карар иттек”, – дип аңлаталар кандидатның сайлау штабында. Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылмаган имзалар кандидат яклылар базасын төзү өчен штабта калачак.
üҮзәк сайлау комиссиясе һәр кандидат өчен тапшырылган 60 мең имзаны тикшерәчәк.
üБашкортстанда 17 гыйнварда Русия Президентына кандидат Владимир Путинны җәмәгать хуплавы төбәк штабы эшли башлады. Ул Уфаның Цюрупа урамы, 17 адресы буенча урнашкан. Штабны В.Путинның ышанычлы кешеләре – Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бахтизин һәм “Салават Юлаев” хоккей клубы” оешмасы генераль директоры Таһир Ибраһимов, шулай ук БР Милли яшьләр театры актрисасы Рушанна Бабич һәм “Уфа” халыкара аэропорты генераль директоры Александр Андреев җитәкли.
üМәгълүм булуынча, парламент партияләреннән тәкъдим ителүче кандидатларга имза җыярга кирәкми. Бу хокук белән файдаланып, Үзәк сайлау комиссиясендә иң беренче булып ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский яңа елга кадәр үк рәсми теркәлде. Аның артыннан КПРФ партиясе тәкъдим иткән Павел Грудинин теркәлде.
ü“Яблоко” федераль сәяси комитеты рәисе Григорий Явлинский 105 мең имза җыйган. Аның штабы 31 гыйнварга кадәр алар өчен тиешле 100 мең урынына барлыгы 150 мең имза җыярга ниятли.
üБашкортстанда РФ Президенты сайлауларында гражданнарның вакытлыча яшәү урыннарында 37 сайлау участогы оештырылачак. Тавыш бирү өчен вакытлыча участоклар Уфа, Стәрлетамак һәм Дүртөйледә дәваханә, шифаханә, тикшерү изоляторларында ачылачак.
ü Ил буенча алганда, сайлау көнендә юлда булучылар өчен тимер юл вокзалларында, шулай ук 25 аэропортта сайлау участоклары эшләячәк.
Читайте нас: