Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2018, 11:25

Хөкем карары чыкты

Хәтерегездә булса, үткән елның августында Туймазы районында булган фаҗига йөрәкләрне тетрәткән иде. 21 яшьлек кәләшнең юл фаҗигасендә гомере өзелде. 29 һәм 26 яшьлек ике пассажирка исә төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды.

Шушы көннәрдә Туймазы шәһәрендә авариядә гаепләнүче 31 яшьлек Төмән өлкәсендә яшәүче автомобиль хуҗасына суд булган һәм хөкем карары чыгарылган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм аның киләсе 2 ел да 10 ай гомере гомум режимдагы холык төзәтү колониясендә үтәчәк. Хөкем ителүче әхлакый зыян өчен һәлак булган кызның әтисенә 1 млн һәм каза күргән икенче пассажиркага 500 мең сум компенсация түләргә бурычлы.
Читайте нас: