Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2018, 15:37

“Зөләйха” дөньяның 20 телендә “сөйләшә”

Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә бик үзенчәлекле чара – Гүзәл Яхинаның дөньяның берничә телендә нәшер ителгән “Зөләйха күзләрен ача” китабының тышлыклары күргәзмәсе ачылды.

Милли китапханәнең төп корпусында икенче каттагы галереяне бүген барлыгы 20: рус, татар, кытай, фин, литва, чех, украин, хорват, француз, венгр, швед, иран, итальян, поляк, эстон, болгар, немец, голланд, серб, румын телләрендә дөнья күргән романның иллюстрацияле тышлыклары коллекциясе бизи.
Гүзәл Яхина әйтүенчә, ел башында Хорватиядә һәм Швециядә яшәүчеләр романның үз туган телләрендә чыгуын көтә. Китапларның тышлыклары инде әзер дә икән һәм алар Милли китапханәгә тапшырылган. Шулай ук быел төрек, македон, словак, үзбәк, иврит, инглиз, испан һәм япон телләрендә нәшер ителүе көтелә.
P.S. Әлеге роман 2015 елда Русиядә “Ел китабы” премиясенә лаек булган иде.
Читайте нас: