Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2018, 15:39

Бурычларны гафу итәчәкләр

Узган елны кабул ителгән федераль законның (436-ФЗ, 28.12.2017) 12 маддәсенә ярашлы, физик шәхесләрнең 2015 елның гыйнварына кадәр түләнмәгән транспорт, җир, милеккә булган салым бурычларын, һәм шул бурычларга җыелган пеняларны сызып ташлаячаклар.

Әлбәттә, түләнгән салымны кире кайтару мөмкин түгел, сүз бары тик түләнмәгән салым һәм пеняларны исәптән чыгару турында бара.
Шуны да онытмаска кирәк, салым органнары физик шәхесләргә салымнарны узган елга исәпли. Мисал өчен, 2013 ел өчен салым исәпләү срогы – 2014 елның 5 ноябре, 2014 ел өчен – 2015 елның 1 октябре. Шулай итеп, исәптән чыгаруга, 2013 елны да кертеп, аңа кадәрге булган салым бурычлары туры килә.
Салым органнары 2014-2016 елга тиешле салым бурычларын түләү мотлак булуын искәртә. Якын арада салым органнары бурычларны мәҗбүри кайтарту чарасын күрә башлаячак.
Читайте нас: