Мәсәлән, югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен түләү 500 меңгә кадәр, ә һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлаучылар өчен 300 меңгә кадәр күтәрелде.
Әле агроҗитештерү комплексы системасының вакансияләр банкында 2, 3 мең тирәсе эш урыны исәпләнә. Иң зур ихтыяҗ – агрономнарга, ветеринария табибларына, зоотех-никларга, бухгалтерларга, механиза-торларга, комбайнчыларга, машина белән саву операторларына, шулай ук терлекчеләр һәм игенчеләргә.