Республикада яшәүчеләр бер тәүлек эчендә мошенниклар кесәсенә 22 миллион сумнан артык акча салган.
Республиканың эчке эшләр министрлыгына акча “суыручылар”га зар белдергән 34 гариза килеп яткан.
Мәсәлән, Благовещенскида яшәүче 19 яшьлек бер кызга, янәсе, поликлиникадан “стоматолог” шалтыраткан һәм бар тешләрен дәваларга тәкъдим иткән, ташламалар ясалачагы хакында да әйткән. Кызның шулкадәр матур һәм сәламәт тешләргә ия буласы килгән ки, ул банктан 960 мең сум кредитка акча алып, “стоматолог” исәбенә күчергән. Ләкин, акчага ия булу белән үк, табиб югалган.
БР Эчке эшләр министрлыгы искәртә: таныш блмаган кешеләр исәбенә акча җибәрмәгез!
Фото: Башинформ.