Барлык яңалыклар
Инцидент
25 июнь , 20:18

Телефонлы булам дип...

Салаватта яшәүче хатын бик нык алданган шул...

Телефонлы булам дип...
Телефонлы булам дип...

Салаватта яшәүче хатын бик нык алданган шул...

   Билгеле мессенджерда кыйммәтле смартфон уйнатылуы хакында укыганнан соң 31 яшьлек хатынкай ссылка буенча күчкән дә, “Бүләк” сүзе белән хәбәр җибәргән.

   Бүләкне алырга өметләнеп ул үзенең фамилия, исемен, әтисенең исемен, адресын, абонент номерын күрсәткән. Бүләкне китертер өчен ул акча да салган – 6 мең сум. Эш моның белән генә бетмәгән, телефонның теге ягында аны тагын да күп тапкырлар акча күчерергә күндергәннәр. Гомум алганда, кыйммәтле телефонлы булырга теләгән бу ханым мошенникларга 58 мең сум акча күчергән.

   Хокук сакчылары шуны искәртә: җиңел генә бүләкле яки акчалы булырга тәкъдим итәләр икән, болар – мошенниклар!

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: