Барлык яңалыклар
Инцидент
25 июнь , 21:17

3,5 миллионын үзе биргән?

   Җинаять җаваплылыгына тарттырылудан коты очкан аның...

3,5 миллионын үзе биргән?
3,5 миллионын үзе биргән?

Җинаять җаваплылыгына тарттырылудан коты очкан аның...

    Белорет районының хокук сакчыларына 55 яшьлек бер укытучы ханым мөрәҗәгать иткән. Әйтүенчә, аңа үзе эшләгән мәктәп директоры булып берәү шалтыраткан һәм “тиз арада хокук сакчылары сиңа шалтыратачак”, дип кисәткән. Соңрак чынлап та шалтыратканнар һәм аның банк исәбендәге акчасын мошенниклар кулга төшерүен әйткәннәр. Шулай ук акчасының чит илдәге исәпкә китүе мөмкинлеге һәм моның өчен укытучы ханыма карата хөкем эше ачылырга тиешлеген белгерткәннәр.

   Менә шуннан соң инде алар укытучыга акчаларын “хәвефсез исәп”кә күчерергә тәкъдим иткәннәр. Куркудан коты очкан ханым бар булган акчасын “хәвефсез исәп”кә күчергән һәм шунда ук мошенникларның телефоны җавап бирүдән дә туктаган...

 Әйткәндәй, мошенникларга күчерелгән акчаның ике миллионы кредитка алынган акчалар булган...

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: