Барлык яңалыклар
Инцидент
28 март , 15:09

Кемдер байый, кемдер бурычка бата...

Бер тәүлеккә 13,5 миллион сум?

Кемдер байый, кемдер бурычка бата...
Кемдер байый, кемдер бурычка бата...

Бер тәүлеккә 13,5 миллион сум?

   Бер тәүлек эчендә генә Башкортстанда яшәүчеләрнең 13,5 миллион сум акчасы мошенниклар кесәсенә күчкән.

   Хәзер кесә каракларыннан бигрәк телефон караклары кешеләрне акчаларыннан яздыра. Алар үзләрен каза күрүченең танышлары яки билгеле компанияләр хезмәткәрләре дип таныштыра һәм “изге” максатлар белән талый.

   Мәсәлән, 59 яшьлек Уфада яшәүче бер ханыма мессенджерда хат килеп төшә. Анда берәү үзен әлеге ханым стоматолог булып эшләгән клиниканың баш табибы дип таныштыра һәм “мошенниклар безнең мәгълүматларны урлый” дип хәбәр итә. Аннан алар ханымны үзенең исәбендә саклаган акчаларыннан колак кагарга мөмкинлеге хакында искәртә һәм... “хәвефсез” исәпкә күчерергә күндерә.

   Стоматологтан алар кредит та алдыра әле. Шулай итеп, ханым мошенниклар исәбенә 4,5 миллион сум акчасын күчерә. Акча бурлары үзе белән бәйләнешкә чыкмый башлагач кына ул полициягә гариза яза.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: