Барлык яңалыклар
Инцидент
9 февраль , 15:22

Туберкулез белән авыручы чыгып качкан...

   Игътибар!

Туберкулез белән авыручы чыгып качкан...
Туберкулез белән авыручы чыгып качкан...

Бу бәндәне Киров өлкәсе суды туберкулезга каршы диспансерга дәваланырга билгеләгән булган. Ләкин ул, үзенең башка бик күпләр өчен хәвеф тудыруы хакында яхшы белсә дә, дәвалау учреждениесендә барырга теләмәгән.

   Суд приставлары, суд карарын үтәп, авыруны мәҗбүри рәвештә диспансерга китергәннәр. 4 ай буена биредә калырга теләмәгән иркәй дәваханәдән чыгып качкан. Суд приставлары аны үзе яшәгән йорттан эзләп тапканнар һәм махсус транспортта һәм шәхси саклану киемнәрендә тубдиспансерга кире илткәннәр.

   Игътибар! Әгәр кемдер үзенең башка кешеләр өчен куркыныч тудыручы авыруы барлыгы хакында белеп тә яшерә һәм дәваланырга теләми икән, аңа закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Бу хакта онытырга ярамый!

Фото: polik50-ufa.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: