Барлык яңалыклар
Инцидент
22 июнь 2023, 12:05

Саранча явы килә...

Көннәр салкынайтуга да карап тормый, Башкортстанга саранча семьялыгына кергән бөҗәкләр явы ябырылган.

Саранча явы килә...
Саранча явы килә...

Көннәр салкынайтуга да карап тормый, Башкортстанга саранча семьялыгына кергән бөҗәкләр явы ябырылган. БР буенча “Россельхозүзәк” биргән мәгълүматларга караганда, республикада “итальян прусы” дигән бөҗәк төре инде канат чыгарган һәм оча да башлаган. Үткән елда аларның активлыгы июль ахырында гына күзәтелгән булган...

   Белгечләр хәбәр итүенчә, Башкортстанның 16 районына: Дүртөйле, Благовар, Бүздәк, Бәләбәй, Дәүләкән, Чакмагыш, Туймазы, Әлшәй, Федоровка, Ишембай, Мәләвез, Күгәрчен, Зианчура, Зилаер, Куергазы якларына хәвеф яный..

   Саранча семьялыгының бер төре булган әлеге бөҗәкләр авыл хуҗалыгы культураларына зур зыян салырга сәләтле. Билгеле булуынча, бик үрчегән очракта алар  үсемлекләрнең сабагын гына калдырып ашап бетерә һәм тәүлегенә берничә дистә чакрымга кадәр алга бара. Аның белән тик культураларга химик эшкәртү үткәреп кенә көрәшеп була.

Фото: wikipedia.org

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: